Чаллыга “Йолдызлар фабрикасы” кунакка килде (фото)
28 нче гыйнвар көнне Яр Чаллыга Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай премиясе Лауреаты, профессор Венера Ганиева җитәкчелегендәге “Йолдызлар фабрикасы” килде. Алар Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы тамашачыларына зур программалы концерт тәкъдим иттеләр. В.Ганиева тырышлыгы белән гамәлгә ашырылган әлеге проект республикабызда бердәнбер һәм ул республика сәнгать сөючеләренә берсеннән-берсе зәвыклы, сәләтле җырчылар әзерли.
Читать дальше...