М-7 автотрассасында 15 ел элек булган үтереш ачылды
2001 елның сентябрендә Ленинград өлкәсенең Тихвин шәһәрендә яшәүче Роберт Филиппов Татарстанга килә – Мамадыш районында аның туганнары яшәгән. Казанда ул танышы белән очраша. Ирләр аракы эчәләр һәм Питрәч районының Шәле авылындагы танышларына китәләр. М-7 автотрассасы буендагы урман утыртмасында ирләр кабат аракы эчәләр һәм шунда ике арада ызгыш чыга. Филиппов шешәдәшен кыйный һәм башына агач әйбер белән суга. Татарстанлы яраларыннан үлә. Филиппов исә мәетне яфараклар белән каплый да Тихвинга китә. Читать дальше...