Афәрин, Альберт!
Бу ялларда Казанда яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча Россия беренчелегенә ярышлар узды. Беренчелектә “Зәй” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Югары Пәнәче мәктәбе укучысы Альберт Сәхабиев 80 килограмм авырлыкта чемпион булып танылды. Альберт агымдагы елда көрәш мәйданында кыю чыгыш ясый. Ул Мамадыш шәһәрендә «Сабантуй» газетасы призына 2000-2001 елгы балалар арасында көрәштә җиңүче булган иде. Ярышларга Альбертны тренер Айрат Минһаҗев әзерли.
Читать дальше...