Илсур Метшин сайлау турында: Республика өчен мөһим булган өч көн
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин ТР Президентын һәм Казан шәһәре Думасы депутатларын сайлауда Петровский бистәсендәге мәктәптә сайлау участогында тавыш бирде. Шәһәр башлыгы Казан халкын республиканың киләчәгенә битараф булмаска һәм сайлауларда катнашырга чакырды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Илсур Метшин алдагы өч көн Татарстан өчен мөһим икәнлеген, чөнки халыкның республика язмышын хәл итүен искәртте. «Өч көн дәвамында башкалабызның сайлау участокларында тавыш бирү оештырылды. Читать дальше...