Чаллыда тын юллары вирус инфекциясе белән авыручылар саны кинәт арткан
(Чаллы, 5 октябрь, «Татар-информ»). Узган атнада Чаллыда тын юллары вирус инфекциясе белән авыручылар саны кинәт арткан. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең җирле бүлегендә хәбәр иттеләр. 28 сентябрьдән алып 4 октябрьгә кадәр шәһәрдә тын юллары вирус инфекциясе белән авыруның 3611 очрагы теркәлгән. Бу күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 7,4 процентка күбрәк. Узган атна белән чагыштырганда авыручылар 21 проценка арткан. Шул ук вакытта грипп белән авыручылар ачыкланмаган. Читать дальше...