Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Май
2021

Новости за 12.05.2021

Казан мәктәбендә һәлак булган 15 яшьлек кызны Курган зиратына җирлиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казандагы 175нче мәктәпкә һөҗүм вакытында һәлак булган Зөлфия Галимҗанованы Җиңү Проспекты урамында урнашкан йорттан Курган зиратына озаттылар. Аңа 15 яшь булган. «Бик тыйнак, оялчан бала иде. Кечкенә вакыттан ук әтисе белән җитәкләшеп балалар бакчасына йөрде. Аның күзе начар күрә иде, шуңа беренче парта артында утырган», — дип сөйләде күршеләре. Икенче күршеләре сүзләренчә, кызның йөрәк авыруы да булган.

Казан мәктәбендә фаҗигадә зыян күргән 3 олы кеше һәм 5 бала Мәскәүгә күчереләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Казанның 175 нче мәктәбендә фаҗига вакытында зыян күргән 3 олы кеше һәм 5 бала Мәскәүгә күчерләчәк. Бүген «Татар-информ» агентлыгында зыян күрүчеләргә ярдәм итүгә багышланган матбугат конференциясендә шул хакта билгеле булды. «Кичәге атышта зыян күргән 3 олы кеше һәм 5 бала Мәскәүгә күчереләчәк. Бу якынча мәгълүмат кына. Табиблар киңәшмәсе әле һаман да төгәлләнмәгән», — дип белдерде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. Читать дальше...

Самара татарлары «Әлифба» авторы Сәләй Вәгыйзовны искә алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Камышлы районындагы Байтуган авлында «Әлифба» дәреслеге авторы Сәләй Вәгыйзовны икә алдылар. Быел Байтуган авылындагы «Әлифба» дәреслеген төзүче Сәләй Вәгыйзов хөрмәтенә салынган музей-йортка 5 ел була, дип хәбәр итә Самара татарлары сайты. «Һәр елны Бөек Җиңү көнендә без бирегә дә киләбез, чөнки Сәләй Гататдин улы — сугыш ветераны», — дип яза Рус Байтуганы авлыннан Нурания Абзалова. Кунаклар музей йортында да булган, зур тимер хәрефләр белән «Әлифба» дип язып куелган тауга менеп... Читать дальше...



175 нче мәктәпнең 9, 11 сыйныфлары башка мәктәпкә күчерелә, калганнар дистанцион укый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Казанның 175 нче мәктәбенең 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары башка мәктәпләргә күчереләчәк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында атыш вакытында зыян күргәннәргә ярдәм итүгә багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды. «Әлеге мәктәпнең 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары вакытлыча 171 һәм 174 нче мәктәпләрдә укып торачак. Калган сыйныфларда уку дистанцион форматта булачак. Мәктәпне тиз арада ремонтлап, укыту эшчәнлеген торгызырга тырышачакбыз»... Читать дальше...

Казан мәктәбендә атыш вакытында зыян күрүчеләрне Мәскәүгә җибәрүләре ихтимал

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Казан мәктәбендә атыш вакытында зыян күргән кешеләрне Мәскәүгә җибәрергә мөмкиннәр. Бу хакта зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүгә багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.  «23 кеше хәзерге вакытта хастаханәдә ята. Аларның алтысының хәле авыр һәм ике кешенең хәле аеруча авыр. Барлык табиблар да эшли. Барысына да тиешле ярдәм күрсәтелә. Барлык дарулар да җитәрлек», — дип белдерде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан шәһәренең... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов мәктәптә һәлак булучылар истәлегенә социаль челтәрдә пост куйды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Бүген, 175 нче мәктәптә фаҗига корбаннары истәлегенә матәм көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайгыруын белдерде. Ул инстаграмдагы сәхифәсенә пост куйды. «Кайгырабыз», — диелә аклы-каралы фото янындагы язмада.   Кичә, 11 май көнне, Казанның 175нче мәктәбенә 19 яшьлек үсмер һөҗүм итте. Биредә тугыз кеше һәлак булды, 21 кеше яраланды. Мәрхүмнәрне бүген җирлиләр . Фаҗига урынына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та барды. Бүген... Читать дальше...



Казанда мәктәптә һәлак булганнар истәлегенә «Кайгырабыз» дигән баннерлар куйдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда 175нче мәктәптә һәлак булганнар истәлегенә «Кайгырабыз» дигән баннерлар барлыкка килде. Башкалада берничә йорт диварында һәм билбордларда янып торган шәм рәсеме һәм «Кайгырабыз. 11.05.2021» дигән язу белән баннерлар эленде. Плакатлар кичә 175нче мәктәптә ату вакытында һәлак булган тугыз кеше истәлегенә куелган. Элегрәк «Татар-информ» кичә Казанның 175нче мәктәбендә ату булганлыгын хәбәр иткән иде. Казанда яшәүче 19 яшьлек үсмер тугыз кешене үтерде, аларның җидесе – балалар. Читать дальше...

Казан мәктәбенә һөҗүм вакытында һәлак булучыларны бүген җирлиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Казанның 175нче мәктәбенә һөҗүм вакытында һәлак булган кешеләрне бүген, 12 майда, җирлиләр. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына бу мәгълүматны раслады. Кичә Казанда яшәүче 19 яшьлек егет мәктәптә атыш оештырды. Тугыз кеше фаҗига корбаны булды. Бу — җиде бала, ике укытучы. 21 кеше яраланды, алар хастаханәдә. Һөҗүм итүче тоткарланды, җинаять эше ачылды. Бүген Татарстанда матәм көне игълан ителде.

Бүген Казанда мәдәни-тамаша чаралары булмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Бүген, 12 майда Казанда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ведомство карамагындагы барлык учреждениеләрендә мәдәни-тамаша чаралары гамәлдән чыгарылды. Бу 175 номерлы шәһәр гимназиясендә булган фаҗига һәм 12 май көнне игълан ителгән матәм көне белән бәйле, дип хәбәр итте Казан мэриясе. Мәдәният йортларында һәм шәһәр сәнгать мәктәпләрендә түгәрәкләр эше дә туктатыла. Музейлар һәм Казан зоопаркы штатлы режимда эшли, әмма шәхси, экскурсияләр булмый. Китапханәләр... Читать дальше...

Нурлатцы приняли участие в заседании Правительственной комиссии по безопасности дорожного движения

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Вчера в Агрызе состоялось очередное заседании Правительственной комиссии по безопасности дорожного движения. Нурлатцы приняли участие в нем в режиме видеоконференцсвязи.

«Татар җырчылары. Кадерле мизгелләр» — «Безнең мирас» журналы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ», «Безнең мирас» , Зимфира Гыйльметдинова). Татарстанның халык артисткасы Флюра апа Сөләйманованың татар халык җыры «Урманнарда йөрдем»не җырлавын әбием мөкиббән китеп тыңлый иде. Атна саен «стена радиосы»ннан яңгыраган ял концертлары минем балачагыма да эләкте бит. Җырның «Урманнарда йөрдем берьялгызым Баласын җуйган болан эзеннән» дигән җирендә әбием: «Бик авыр шул ул баланы җую», — дип куя һәм миңа, сабыйга, бик моңлы тавыш белән җырлаучы апа да, баласын югалтып, аны таба алмыйдыр кебек тоела иде. Читать дальше...

Путин педагогик вузларны капиталь төзекләндерүгә 10 млрд сум бүлеп бирергә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә педагогик вузларны капиталь төзекләндерүгә бюджеттан кимендә 10 млрд сум юнәлдерергә кушты. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, дәүләт башлыгының Федераль Җыенга юлламасы нәтиҗәләре буенча тиешле йөкләмә дүшәмбе көнне Кремль сайтында басылып чыкты. «Россия Федерациясе Хөкүмәтенә федераль бюджет акчалары исәбеннән 2023 елга кадәр өстәмә рәвештә 10 млрд.сумнан да ким булмаган акчалар югары белем бирү федераль дәүләт... Читать дальше...

Ташкентта Рафаил Такташның тууына 95 ел тулуны билгеләп үттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). 6 майда Ташкентта Үзбәкстан Художество берлеге залында танылган сәнгать белгече, академик, шагыйрь Һади Такташның улы Рафаил Такташны искә алу кичәсе булды. Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада танылган, әйдәп баручы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге, Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге вәкилләре, Рафаил Һади улы белән якыннан таныш булган җәмәгать эшлеклеләре һәм журналистлар катнашты. Читать дальше...


Музыкальные новости
Большой театр

Большой театр и петербургский цирк на сцене калининградской драмы: 4 постановки фестиваля «Башня»





Rss.plus
Владимир Путин

Кадыров пригласил Путина посетить Чечню




Обыски в офисе журнала «Компания» прошли в рамках дела о вымогательстве

Почему утверждают, что «Тихий Дон» написал не Шолохов

Матч «Шинник» — «Арсенал» отсудит Александр Машлякевич

Бумаги Nvidia впервые превысили отметку в $1000




Владимир Путин Салават Фәтхетдиновны медаль, Илшат Фәрдиевне орден белән бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда яшәүче биш кешене бүләкләү турында карарны имзалады. Хокукый мәгълүматның рәсми сайтында шул хакта документ чыкты. Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжов һәм «Салават» яшьләр үзәгенең сәнгать җитәкчесе Салават Фәтхетдинов «Ватан алдында казанышлары өчен» Икенче дәрәҗә медаль белән бүләкләнде. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Сетевая компания» генераль директоры Илшат Фәрдиев Дуслык ордены белән бүләкләнде. Читать дальше...

Кукмара районы Балыклы авылында мемориаль комплекс ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 12 май, «Татар-информ», « Хезмәт »). Кукмара районының Балыклы авылында үзара салым акчасына һәм «Урал» хуҗалыгының ярдәме белән мемориаль комплекс ачылды. Анда барлыгы 443 фамилия теркәлгән.  Мемориаль комплекс авыл уртасында урнашкан. 8 гранит тактада Балыклы авылының тулы бер тарихы урын алган, дисәң дә була. Биредә Беренче Бөтендөнья, Гражданнар, Рус-япон, Фин, Бөек Ватан, Әфганстан һәм Чечня сугышларында катнашкан, алардан исән-имин кайткан, чит җирләрдә ятып калган сугышчыларның исем-фамилияләре белән рәттән сугыш ятимнәренең... Читать дальше...

Чүпрәле районының Яңа Кәкерле авылында Илсур Сафинның юбилей кичәсе булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Шшушы көннәрдә Чүпрәле районының Яңа Кәкерле авылында Татарстан Республикасы халык артисты, җырчы Илсур Сафинның юбилей кичәсе узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Чүпрәле районы администрациясе вәкилләре, эшмәкәрләр, Ульян өлкәсеннән, Тәтеш һәм Буа районыннан килгән кунаклар һәм Яңа Кәкерле авылы халкы катнашты. Читать дальше...

Бөгелмәдә татар теле дәресләренә йомгак ясалды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Рамазан аеның 26нчы көнендә Бөгелмə шәhәренең Үзəк мəчетендә татар теле дəреслəре укытуга йомгак ясалды. Иң элек укучылар белəн үткəннəрне кабатлауга, телне күпме дəрəжəдə үзлəштерə алуларын күздə тотып, командаларга бүленеп уен-дəрес үткəрелде. Укучылар бик телəп һəм актив катнашты. Нəтижəлəрдəн бик канəгать булдылар. Килəсе уку елында да шушы дəреслəрнең кабат əйлəнеп кайтуына ышанып, телəк белдереп калдылар. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...

Чүпрәледә малларны җәйге лагерьларга чыгару турында сөйләштеләр

Tatar-inform.tatar 

(Чүпрәле, 12 май, «Татар-информ», « Туган як », Римма Мәүлетова). Чүпрәле районы Дементьево исемендәге агрофирманың Яңа Чокалы филиалы базасында үткән семинарда малларны җәйге лагерьларга чыгару турында сөйләштеләр. Семинарда хуҗалыклардагы терлекчелек тармагы белгечләре катнашты. Соңгы вакытта көннәрнең җылынуы район хуҗалыкларында һәм агрофирма филиалларында малларны җәйге лагерьларга күчереп асрый башлау өчен мөкинлекләр тудырды. Мөгезле эре терлекнең лагерьларга үз вакытында күчеп, яшел чирәмгә керүенең әһәмияте зур. Читать дальше...



Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о компенсации части затрат на путевки в оздоровительные лагеря в рамках нацпроекта «Семья»


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

В московской мэрии не планируют запрещать самокатам ездить по тротуарам



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Булат Окуджава

Булат Окуджава и мой ответ тем, кто хотел бы его «отменить»




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о развитии спорта и повышении его доступности для граждан

В Нижнем Тагиле прошел десятый благотворительный забег ЕВРАЗа и городской спортивный праздник «Дай пять!»

Москва передала два спортобъекта в аренду частным операторам с начала 2024 года


WTA

Рахимова прошла во второй круг турнира WTA в Рабате на отказе Таунсенд



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России