Илсур Һадиуллин: Гимназия хезмәткәрләре атыш вакытында дөрес эш иткән
Мәктәпнең 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары белем алуларын күрше мәктәптә дәвам итәчәк, башка сыйныфлар дистант форматка күчә.
Мәктәпнең 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары белем алуларын күрше мәктәптә дәвам итәчәк, башка сыйныфлар дистант форматка күчә.
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген 175нче мәктәптә булган фаҗигадә зыян күрүчеләрнең арту сәбәпләрен аңлаттылар. «Кайбер балалар өйләренә артык дулкынланган, шок хәлендә кайтып киттеләр. Шуннан соң аларның төрле җирләре авырта башлаган», — дип аңлатты хәлне ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков. Хәзерге вакытта республика хастаханәләрендә 23 кеше ята. Авыр хәлдәгеләрне Мәскәүгә күчерүләре турында язган идек. Читать дальше...
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Эвелина Киселева).ТР мәгариф һәм фән министры мәктәптә ату оештыручыга тавирлама бирде. Казан мәктәбенә һөҗүм иткән яшь кешенең укуы белән проблемалары булмаган, ул исәптә тормаган. Бу хакта журналистлар белән аралашканда ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде. «Ул бу мәктәпнең элеккеге укучысы. Тугызынчы сыйныфтан соң ТИСБИ көллиятенә киткән. Анда аның турында яхшы фикердә торалар, бик тыныч бала булган. Әйтүләренчә, бернинди исәптә тормаган», - диде ул. Читать дальше...
Корбаннар Казанның Курган, Самосырово һәм Балык Бистәсе районындагы зиратларда җирләнде.
Казан гимназиясендә 9 кешене үтергән Илназ Галәвиевне белүчеләр аны күбрәк уңай яктан сурәтли. Галәвиевкә корал алу өчен таныклык биргән психиатр аның психикасында бернинди дә тайпылыш күрмәгән, әмма Русия Тикшерү комитеты егеттә баш мие авыруы булган дигән белдерү ясады.
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Казанның Самосырово мөселман зиратында 175нче мәктәптә атыш нәтиҗәсендә һәлак булган өч укучыны һәм 26 яшьлек укытучыны җирләделәр. Алар 8 «а» сыйныфында укыганнар. «Самосырово» яңа мөселман зиратында Илзия Нәгыймуллина (2006 — 2021), Әмир Шәйхетдинов (2006 — 2021) һәм Дамир Гайнетдинов (2007 — 2021), иске «Самосырово» зиратында инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева җирләнде. Җинаятьче балалар һәм укытучыга утлы коралдан аткан була. Моны... Читать дальше...
Балаларның исем-фамилияләре һәм "тәртипсез" дип бәяләрлек сыйфатлары язылган мәгълүмат интернетта ачык кулланылышка эләккән.
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Татарстан мәктәпләрендә төрле ышанычлы сак системалары тора. «Кичке сакта ирләр дә, хатын-кыз да тора ала. Вахтер булуда да җенескә карап бүлү урынсыз. Объектны саклауны тормышка ашырганда, объектның куркынычсызлыгы төшенчәсе бар, ул барлык педагогик коллектив тарафыннан гамәлгә ашырыла», — диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» агентлыгында мәктәптәге фаҗигадә зыян күрүчеләргә ярдәм итүгә багышланган матбугат конференциясендә. Читать дальше...
Ситуация с пьяными водителями остается тревожной – только за два дня автоинспекторами в Татарстане задержано 12 водителей в нетрезвом состоянии.
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Павел Климчак). РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Казанның атыш булган 175нче мәктәбенә килеп җитте. Элегрәк «Татар-информ» ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның РФ Тикшерү комитеты башлыгын Казан аэропортында каршы алуы турында хәбәр иткән иде. Агентлык хәбәр иткәнчә, 175нче мәктәптә ату эшен Тикшерү комитеты үзәк аппараты идарәсе тикшерәчәк.
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Татар Байтуган авылында С.Г. Вагыйзов музей-йортында Шамил Галимовның «Самара өлкәсенең татар авыллары» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә. Музейда юкка чыккан Алтын Тау бистәсенең элеккеге кешеләре җыелды. Быел бистәгә нигез салынганга 100 ел булыр иде. 1 май көнне Алтын Тау зиратында өмә үткәрелде. Бистәнең элеккеге кешеләре җыелып, зиратны чистартты, койма куелды, тирә-юньгә чыршы утырттылар. Спонсорлык... Читать дальше...
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтулина). Казанның 175 нче гимназиясендә зыян күргән укытучы беренче катта дежур булган. «Мәктәптәге фаҗига вакытында беренче катта һәлак булган кеше дежур укытучы булган. Аларның үзара дежурлык графиклары бар», — диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» агентлыгында мәктәптәге фаҗигадә зыян күрүчеләргә ярдәм итүгә багышланган матбугат конференциясендә. Дежур укытучы объект иминлеген тәэмин итә. «Укытучыларның... Читать дальше...
Ирина Волынец 11 майдагы кебек һөҗүмнәр булмасын өчен балалар түгәрәкләргә йөрергә тиеш дип саный.
Сегодня на центральной площади города нурлатцы организовали стихийный мемориал в память о погибших при стрельбе в гимназии №175 города Казань.
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Чәршәмбе көнне Татарстанда аномаль эссе һава торышы саклана, көндез термометр баганалары 30 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Синоптиклар мәгълүматына караганда, якын көннәрдә һава температурасы нормадан ким дигәндә тугыз градуска югарырак булачак. Бүген республикада алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем ихтималы аз, талгын җил исәчәк. Төнлә температура 5-10 градус була, көндез 25-30 градуска кадәр җылыта. Читать дальше...
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). 13 майда — Ураза бәйрәме көнендә Мәскәүдәге Җәмигъ, Тарихи һәм Мемориаль мәчетләр мәхәллә кешеләрен бәйрәм намазына кабул итми. Башка мәчетләрендә Ураза гаетен онлайн уздыралар. Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә. Бәйрәм намазы бары тик өч мәчеттә дин әһелләре һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре катнашында гына узачак һәм онлайн трансляцияләнәчәк. Теләге булган һәркем Мәскәү Җәмигъ мәчетеннән мөфти, шәех Равил Гайнетдин алып барачак бәйрәм вәгазен тыңлый ала. Читать дальше...
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Казанның 175 нче мәктәбендәге фаҗигадә һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына бүген 1 млн сум түләнәчәк. «Һәлак булган һәр кеше өчен 1 млн сум гаилә әгъзаларына түләнәчәк. Балаларның әти-әниләренә биреләчәк. Һәлак булган укытучыларның гаилә әгъзалары итеп ире яки хатыны, балалары һәм әти-әнисе санала», — диде республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» агентлыгында мәктәптәге фаҗигадә зыян күрүчеләргә... Читать дальше...
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Павел Климчак).Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан халыкара аэропортында Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинны каршы алды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов Тикшерү комитеты башлыгын РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән каршылады.
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сбербанк» төркеменә Казанның 175нче мәктәбендә зыян күрүчеләр өчен акча җыю хисабын ачкан өчен рәхмәт белдерде. ТР Президенты шулай ук фаҗига корбаннары өчен акча күчерде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Элегрәк «Россия Кызыл Хач» иҗтимагый оешмасы «Сбербанк» белән берлектә Казанның 175нче мәктәбендә фаҗигадә зыян күрүчеләр өчен акча җыюны игълан итте. «Без һәлак... Читать дальше...
В Казани на площадке МВЦ «Казань ЭКСПО» прошло одно из самых известных и грандиозных в России мероприятий разговения – IX республиканский ифтар.
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Казанның 175 нче мәктәбенең чыгарылыш сыйныфлары өчен имтихан вакытлары үзгәрмәячәк. «Имтиханнар 24 майда башлан. Имтиханнарда бернинди үзгәрүләр булырга тиеш түгел. Бу мәктәп укучылары бөтен программаны да үзләштерде. БДИ үткәрү пунктлары да шулай ук саклана», — диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ» агентлыгында мәктәптәге фаҗигадә зыян күрүчеләргә ярдәм итүгә багышланган матбугат конференциясендә. Ремонт эшләре... Читать дальше...
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Хәзерге вакытта Казанда Кече Клыки бистәсендә 175нче мәктәптә ату нәтиҗәсендә һәлак булган малайларның берсен җирлиләр. Малайның мәетен өйдән чыгардылар. Битараф булмаган дистәләгән кеше һәм якыннары хушлашырга җыелды. Шуннан соң аның мәетен махсус автомобильгә кадәр озаттылар.
Школьники казанской гимназии №175 беспрекословно слушались учителей и выполняли их поручения.
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанның 175 нче гимназиясендә булган фаҗига корбаннары — 8А сыйныфы укучылары Дамир Гайнетдинов һәм Әмир Зариповны бүген соңгы юлга озаттылар. «Оныгыбыз бик акыллы, тәүфыйклы, сүз тыңлый торган, җәннәт кошы кебек бала иде. Укытучылары, дуслары, күрше-тирәләре дә шулкадәр тәртипле иде дип сөйләделәр. „Мин кайттым“ дип килеп керер иде мәктәптән… Белмим, күз тидеме, белмим нәрсә… Ничек итеп түзәрләр әти-әнисе… Мәңгелек яра ясап китте ул бала безгә»... Читать дальше...
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
103news.com — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.
Музыкальные новости