Чаллыда Бөтендөнья Махсус кышкы Олимпия уеннарына әзерләнә башладылар - "Шәһри Чаллы"
(Казан, 12 май, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы» ). 2022 елда Казанда Бөтендөнья Махсус кышкы Олимпия уеннары үткәреләчәк. Чаллының “Изгелек” реабилитация үзәгенә йөрүчеләр бу уеннарга инде күптәннән әзерләнә башладылар. Учреждениедә сентябрь аеннан бирле көндезге төркемнәр булдырылды. Биредә 18 яштьән алып 40 яшькә кадәрге инвалидлар көненә 4әр сәгать шөгыльләнә. Беренче төркем иртәнге 8дән 12гә кадәр, икенче төркем көндезге 1дән кичке 5кә кадәр килә. Һәр төркемгә унар кеше йөри. Үзәкнең директор урынбасары Исламия Агмалова әйтүенчә... Читать дальше...