Дәүләт Думасы халыкны газга бушлай тоташтыру турындагы төзәтмәләрне кабул итте
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы халыкны газга бушлай тоташтыру турындагы закон проектына төзәтмәләрне икенче һәм өченче укылышта кабул итте. ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, төзәтмәләрнең авторлары – парламентның ике палатасы рәисләре - Валентина Матвиенко һәм Вячеслав Володин, шулай ук «Бердәм Россия» партиясе генераль советы секретаре Андрей Турчак һәм «Бердәм Россия» партиясенең Дәүләт Думасындагы фракциясе җитәкчесе Сергей Неверов, Дәүләт Думасының энергетика комитеты башлыгы Павел Завальный һәм сенатор Андрей Кутепов. Читать дальше...