Токиодагы Олимпиада россиялеләрне Сочида узганыннан 1,5 тапкыр кимрәк кызыксындыра
(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Токиода Олимпия уеннарындагы Россия җыелма командасының уңышлары россиялеләрне Сочидагы 2014 елгы Уеннардагыга караганда 1,5 тапкыр кимрәк кызыксындыра. SuperJob сервисы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре әнә шул хакта сөйли. Токиода Россия спортчылары уеннарын сораштырылучыларның 23 проценты һичшиксез күзәтәчәк, 27 проценты ярышларны бары тик җай чыккан вакытта гына караячак. Һәр икенче респондент билгеләп үткәнчә, нейтраль флаг астында чыгыш ясый торган Россия җыелма командасының уңышларын күзәтергә җыенмый. Читать дальше...