Татарстанда трассада ике автомобиль бәрелешкәннән соң, бер йөртүче зыян күргән
(Казан, 15 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Узган төндә Апас бистәсе янында «Лада» һәм Chery автомобильләре маңгайга-маңгай бәрелешкән. Авария шаһитлары сөйләгәнчә, авариядә шоферларның берсе зыян күргән, аны хастаханәгә алып киткәннәр.