Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Сентябрь
2021

Новости за 20.09.2021

Думага сайлау вакытында Татарстанда 19 тапкыр техник төзексезлек очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау барышында Татарстанда 19 техник төзексезлек очрагы теркәлүен әйтте. «Өч көн эчендә системада 19 тапкыр техник төзексезлек теркәлде. Электр көчәнеше артып китү сәбәпле, экрандагы төсләр үзгәреп алган, бер камера эшләвеннән туктаган булган һ.б. Һәр участокта икешәр камера куелган. Мондый хәлләр гадәти күренеш», — диде ул Бердәм матбугат үзәгендә. Читать дальше...

Лилия Хәлимова суд приставларының матбугат хезмәте җитәкчесе вазифасыннан китте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Лилия Хәлимова Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе матбугат хезмәтенең матбугат чаралары белән хезмәттәшлек итү буенча баш белгеч вазифасыннан китте. «Бу кыйммәтле, онытылмаслык тәҗрибә иде, ул минем әлеге хезмәт һәм аның хезмәткәрләре турындагы күзаллавымны тамырдан үзгәртте», — дип язган ул Instagram челтәрендәге сәхифәсендә. «Хезмәттәш һәм каләмдәш коллегаларыма әлеге юл өчен рәхмәт белдерәм. Алда — яңа офыклар... Читать дальше...

Краснодар татарлары табигатьтә «Шүрәле» пьесасын тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Краснодар крае татарларының «Болгар-К» татар оешмасы табигатьтә ял итү оештырды. Анда «Шүрәле» пьесасы тәкъдим ителде. «Табигатьтә ял иткәндә халкыбызның милли ризыкларын пешердек, татарча җырлар яңгырады. Шулай ук „Шүрәле“ пьесасы һәм балалар өчен спектакль куйдык», — диде «Болгар-К» татар оешмасы рәисе Роман Динисламов «Татар-информ» хәбәрчесенә. Краснодар краенда яшәүче татарлар көзге пикник вакытында төрле ярышлар да үткәргән.



Россиялеләрнең 1,6 миллиард сум бурычы гадиләштерелгән схема буенча кичереләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә физик затларны банкротка чыгаруның гадиләштерелгән процедурасы буенча 1,6 миллиард сумнан артыграк бурыч кичереләчәк. 50 меңнән алып 500 меңгә кадәр бурычы булган кешеләр күпфункцияле үзәкләргә судтан тыш банкротлаштыру турында гариза тапшыра ала. Бу хакта Россия Федерациясенең икътисади үсеш министры урынбасары Илья Торосовка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте. Торосов бүгенгә 12 мең мөрәҗәгать кабул ителүен, аларның 5 меңе буенча уңай карар чыгарылуын әйтте. Читать дальше...

Самарадан имам хатыны: Балаларга дин нигезләрен, ана телен өйрәтү — ата-ана бурычы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). « Самара татарлары » сайтында Миләүшә Газыймованың Зубчаниновка бистәсендәге мәчеттә имам булып хезмәт итүче Расих хәзрәт Вакказовның хәләл җефете Лилия ханым белән әңгәмәсе чыкты. Самар шәһәрендә һәм өлкәбездә, Аллаһыга шөкер, мәчетләр күп, һәм алар уңышлы эшләп килә — көн саен манараларыннан, Намазга чакырып, моңлы азан яңгырый, мөселманнар гыйбадәт кылырга җыела.     Шушы күркәм мәчетләрдә имам булып хезмәт итүче кешеләрнең күбесе, зур абруй казанып, халык арасында танылалар. Читать дальше...

Путин Пермь университетында һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Пермь университетындагы фаҗигадә һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклашты. «Президентка Пермьдә, университетта, булган хәлләр турында җиткерелде», — дип хәбәр итте журналистларга дәүләт җитәкчесенең матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Бу хакта РИА Новости яза. «Президент әлеге фаҗига аркасында үзләренең туганнарын һәм якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклаша», — диде Песков. Владимир Путин Хөкүмәт рәисе Мишустинга... Читать дальше...

Дәүләт Думасына сайлау нәтиҗәләре 14.00 сәгатьтә игълан ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»).  Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлау нәтиҗәләре бүген Мәскәү вакыты белән көндезге сәгать икедә игълан ителәчәк. РИА Новости язганча, Үзәк сайлау комиссиясе Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар нәтиҗәләрен Мәскәү вакыты белән көндезге сәгать икедә игълан итәргә планлаштыра. Дәүләт Думасына депутатлар сайлау 17 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр узды. Шушы ук көннәрдә Россия Федерациясенең тугыз төбәгендә субъект башлыгын һәм 39 региональ парламентка сайлау узды.



Миңнеханов Пермь университетында һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь дәүләт университетында һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашуын белдерде. «Пермь дәүләт милли тикшеренү университетында вәхшиләрчә һөҗүм оештырылу турындагы яңалык татарстанлылар йөрәгендә сыкрау уятты. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын ихлас күңелемнән уртаклашам. Кайгырабыз. Зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын телим», – дип язды ул үзенең Instagram сәхифәсендә.

Казан мэриясе Пермьда атышта һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казан мэриясе Пермь дәүләт университетындагы атыш вакытында зыян күрүчеләрнең һәм һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашын белдерде. «Пермь, Казан йөрәге белән бу минутларда сезнең янда. 11 май көнне Казан мәктәбендә булган вакыйганың ярасы әле бик яңа. Бу фаҗигане кабул итүе, кичерүе авыр һәм ул бөтен шәһәр өчен эзсез узмый. Нык булыгыз! Һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына көч бирсен», — диелә хәбәрдә. Алдарак... Читать дальше...

Башкортстанда дәрес вакытында мәктәп укытучысы вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Мәктәптә дәресләр барганда Башкортстанда бер укытучы һәлак булган. Башкортстанның Стәрлетамак районы Яңа Отрадовка авылында 13 сентябрь көнне физик культура һәм тормыш иминлеге дәресләреннән белем бирүче педагогның хәле начарлана. «Башинформ» га Россиянең эш һәм мәшгульлек федераль хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, «укытучы тренерлар бүлмәсендә булган, документлар тутырган; ниндидер бер мизгелдә ул үзен начар хис иткән, аңын югалта башлаган һәм урындыктан егылган». Читать дальше...

Татарстанда 700 мәчеттә Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча курслар оештырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). 1 октябрьдән Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчет каршындагы курслар башлана. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, быел бушлай дәресләр республиканың 700дән артык мәчетендә үткәреләчәк. Курсларга 25 меңләп тыңлаучы йөрер дип көтелә. Аларга 1500гә якын мөгаллим дини белем бирәчәк. Мәчет каршындагы курсларның дини тәрбия программасы өч елга исәпләнгән. Дәресләр нигездә ял көннәрендә үткәрелә, ә аларны уздыру вакыты тыңлаучыларның теләкләрен исәпкә алып билгеләнә. Читать дальше...

Радий Хәбиров: "Александр Сидякин Русия думасына китми, республикада кала" 

Azatliq.org 

Сидякин Русия думасына сайлауларда "Бердәм Русия" фирка исемлегендә икенче тора иде. Кайбер күзәтүчеләр баштан ук аның үз рейтингы хисабына бөтен исемлекне тартып барырга тиешле булуын әйткән иде.

Казан метрополитенында туган телләр поезды йөри башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Казанда алдагы атна Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган проектларны тормышка ашыруның кульминация ноктасы булачак. Әлеге атнада берьюлы ике зур проектны башлап җибәрү планлаштырыла. Бүгеннән Казан метросында туган телләр поезды йөри башлый. Бу хакта мэриядә узган аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте. «Без Татарстан... Читать дальше...

Пермь университетында атыш оештыручы тоткарланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Хокук сакчылары Пермь дәүләт университетында атыш оештыручыны тоткарлый. Тоткарланганда ул яралана, чөнки каршылык күрсәтергә тырышкан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, ату нәтиҗәсендә 5 кеше үлгән, тагын 6 кеше зыян күргән . Һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр турында төгәл мәгълүматлар ачыклана. Бу факт буенча «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Вакыйга урынына криминалистлар... Читать дальше...

Пермь дәүләт университетында атыш вакытында биш кеше һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «татар-информ»). Пермь дәүләт университетында атыш вакытында биш кеше һәлак булган, алты кеше зыян күргән. Бу хакта Россия Тикшерү Комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко хәбәр итте, дип яза РИА Новости. «Нәтиҗәдә 5 кеше һәлак булды, 6 кеше зыян күрде. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр турында төгәл мәгълүматлар аныклана», — диде ул.

Диләрә Тумашева - «Төрки телләр белеме үсеше тарихында тирән эз калдыручы»

Tatar-inform.tatar 

Күренекле тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор Диләрә Тумашева 1926 елның 19 июлендә Төмән шәһәрендә һөнәр училищесы директоры Гариф Җаббаров гаиләсендә туа. Ата-бабалары чыгышлары белән Татарстанның Арча төбәгеннән була. Пермь якларыннан чыккан әнисе Әминә Галләмова исә зыялы мөгаллимә буларак мәгълүм. Диләрә 12 яшендә чакта ул авырудан дөнья куя. Авырлыклар кызны кечкенәдән үк чыныктыра. Ул Төмәндәге 21 нче урта мәктәпне алтын медаль белән тәмамлый, шул ук вакытта музыка мәктәбен дә бетерә. Читать дальше...

Әфганстанның социаль үсеш министры татар һәм рус телләрен өйрәнүне хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Әфганстан Ислам Әмирлегенең Социаль үсеш министрлыгы башлыгы Мәхмүдулла Хак Ахади Әфганстанда татар һәм рус телләрен өйрәнүне хуплады. Әфганстан Ислам Әмирлегенең Социаль үсеш министрлыгы башлыгы Мәхмүдулла Хак Ахади Мөселманнарның Казан хәйрия патриотик фонды вәкиллеге директоры Мөхәммәт Юсуф Шинвари белән эшлекле очрашу вакытында Әфганстан территориясендә татар һәм рус телләренең сакланышы һәм үсеше турында үз фикерен белдерде.  «Әфганстан... Читать дальше...


Музыкальные новости
Юрий Шатунов

Жителей и гостей Люберец 25 мая приглашают в парк на концерт памяти Ю. Шатунова





Rss.plus
Владимир Путин

Кадыров пригласил Путина посетить Чечню




Все ради незабываемого кадра в Sun Siyam Iru Veli

Известный российский актер назвал лучший город Земли

Зону отдыха на улице Ломоносова в Клину благоустроят в 2025 году

МЧС предупредило о заморозках в Подмосковье в ночь на 24 мая




Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы карабодайга кытлык булмаячак дип белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә карабодай запаслары җитәрлек күләмдә, шунлыктан аңа ниндидер кытлык булуы көтелми, дип белдерде Россия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министрлыгы. «Авыл хуҗалыгы министрлыгы карабодай запасларын җитәрлек дип бәяли, дефицит булуы мөмкин түгел», диелә хәбәрдә.. «Быел карабодай игү мәйданнары 12,1 процентка — 975,9 гектарга кадәр арттырылган», — диелә ведомстводан алынган хәбәрдә.

Пермь дәүләт университетында билгесез кеше атыш оештырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Пермь дәүләт университетында билгесез зат утлы коралдан һөҗүм оештырган. ТАСС хәбәр иткәнчә, кайбер студентлар бинаның тәрәзәләреннән сикерә башлаган, кайберәүләр һөҗүм оештыручыдан аудиторияләргә кереп качкан. Югары уку йортының матбугат хезмәте һөҗүм вакытында бер кешенең зыян күрүен хәбәр итә. Хәзергә ачыклау эшләре бара.  «Интерфакс»ка ашыгыч ярдәм чыганагыннан хәбәр итүләренчә, вакыйга нәтиҗәсендә һәлак булучылар да бар.

#МойТатарстан фотоконкурсында республикадан 36 кеше 12 нче iPhone откан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Республикада узган #МойТатарстан фотоконкурсында Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарында яшәүче 36 кеше 12 нче модель iPhone смартфонына ия булган. Катнашучылардан конкурска барлыгы 154 мең фотография килгән. 17, 18, 19 сентябрь көннәрендә һәр көнне һәрбер татарстанлы үзенең сайлау участогында фотога төшеп, фотоны яки селфины #МойТатарстан хэштегы белән «ВКонтакте» яки Instagram челтәрендәге үз битенә урнаштыра алды. 19 сентябрьдә Татарстанның социаль челтәрләрдәге... Читать дальше...

Сайлаулар вакытында мәктәпләрдә бер атна каникул ясарга тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова октябрьдә сайлаулар уздыру өчен бер атналык каникул кертергә тәкъдим итте. «Аның фикеренчә, октябрь „аз мобильле ай“ булып санала, бу вакытка күп кенә оештыру эшләре җайга салынган була», — дип белдерә Sputnik радиосы РИА Новости сайтына сылтама белән. Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы октябрь ахырында мәктәпләрдә каникул атнасы башлануын да искә төшерде. «Әгәр дә бер фикергә килергә уйлак, каникул атнасын зур югалтуларсыз гына оештырып булыр иде. Читать дальше...



Москва

Воскресшего Иисуса могут дополнительно установить в церквях, вместо черепа.


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

В московской мэрии не планируют запрещать самокатам ездить по тротуарам



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Рэпер ST

Рэпер ST купил черешню за миллион рублей




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о развитии водных видов спорта в Ставрополье

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о развитии спорта и повышении его доступности для граждан

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге назвала главные стимулы россиян для систематических занятий физкультурой и спортом


Людмила Самсонова

Самсонова победила Фернандес и вышла в третий круг турнира в Страсбурге



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Архангельск

Беспроводной сканер штрих-кодов SAOTRON P05i промышленного класса



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России