Кузбасстагы шахтада янгында унбер кеше һәлак булган
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Кемерово өлкәсенең «Листвяжная» шахтасында янгын чыккан. Әлегә 11 кеше һәлак булуы билгеле. «5.08 сәгатьтә Ростехнадзорның Себердәге идарәсенә Беловский районында урнашкан шахтада төтен чыгып, шартлау булуы турында хәбәр килде. Фаҗиганең сәбәбе билгеле: вентиляциядә күмер тузаны яна башлаган, нәтиҗәдә, шахтага төтен таралган. Коткару операциясе дәвам итә», — дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы ашыгыч ярдәм хезмәтенә сылтама белән. Ашыгыч ярдәм хезмәте мәгълүматына караганда, шахтадагы 46 эшче исән калган. Читать дальше...