Татарстан мәчетләрендә быел Гает намазы гадәттәгедән соңрак башланачак
21 апрель көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә Ураза гаете билгеләп үтеләчәк. Изге җомга көненә туры килгән бәйрәм мәчетләрдә 6.30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7.00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7.30 сәгатьтә укыла, дип хәбәр итә Диния нәзарәте .
Читать дальше...