Татарстан белгечләре ислам хокукы буенча фундаменталь фәнни әсәрне заманча рәвештә әзерли
Диния Нәзарәтендә Татарстан мөфтие рәислегендә яңа зур фәнни хезмәтне әзерләп чыгару буенча эшче төркемнең беренче утырышы узды. Мөфтиятнең шәригать белгечләре һәм Голамәләр шурасы әгъзалары алдында Хәнәфи мәзһәбендә иң абруйлы хезмәтләрнең берсе, ислам хокукы буенча фундаменталь фәнни әсәр — «Радд-әл-мүхтәр галә Дүрр-үл-Мүхтәр»не заманча кыскартылган рәвештә гарәп, рус һәм татар телләрендә әзерләү бурычы куелды.
Читать дальше...