(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Кукмарага танылган композитор Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская килде. Татарстанның атказанган балет артисткасы Кукмара туган якны өйрәнү музеена, үзәк китапханәгә, балалар музыка мәктәбенә, Зур Сәрдеккә 400гә якын җыр һәм 18 спектакль кергән әнисе турындагы китап һәм дискларны бүләк итте. Шулай ук кунак әти-әнисенең тормыш юлы, иҗат турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Әлфия Газиз кызы 96 яшендә булуына карамастан, актив тормыш рәвеше алып баруын дәвам итә. Ул китаплар яза, очрашулар үткәрә. Аның сүзләренчә, Сара Садыйкованың мирасы тарихта калырга лаек. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Ул аралашучан, хезмәт сөючән булды, үз халкын, мәдәниятен яратты. Халык мине үстерде, ди иде. Аның 65 еллык иҗат юлы — ул халкы белән үткән юл. Әни Көнбатыш Европа һәм рус классикасы белән бик яхшы таныш иде, әмма милли колоритны югалтмады, һәрвакыт татар халкының кызы булып калды. Ул башкорт, рус халыкларының дусты иде. Йөзгә якын җыры район һәм авыллар турында. Алар арасында сезнең районның Зур Сәрдек авылына багышланган җыр да бар. Ә менә туган шәһәре Казан турында 8 җыры гына бар. Мин аның иҗади мирасын сакларга тырышам. Әнинең иҗаты турында беренче китап 1986 елда чыга. Ул елларда барлыгы ничә китап нәшер ителүен хәтерләмим, әмма газета, журналлардагы мәкаләләр белән — 143», — дип сөйләде кунак. Белешмә: Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә туа. Композитор буларак ул 400гә якын җыр, 30лап спектакль һәм музыкаль комедияләргә көй язган. Әлеге әсәрләр татар театрының классикасына әверелгән. Ул — Татар АССРның халык артисты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1984), Габдулла Тукай исемендәге Татар АССР дәүләт премиясе лауреаты (1990, үлгәннән соң).