Хезмәт министрлыгы: Май аенда яллар Яңа ел каникулындагы шикелле озын булмаячак
Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы май бәйрәмнәрен Яңа ел каникулларына охшаш рәвештә даими нигездә озайту турында тәкъдимнәр әзерләми, дип хәбәр итте ведомство башлыгы Антон Котяков. Бу турыда РИА Новости яза.
РИА Новости корреспондентының май бәйрәмнәрен Яңа ел каникулларына тиңләштереп озайту буенча министрлык тарафыннан чаралар эшләнмиме, дигән соравына Котяков: «Юк», – дип җавап биргән.