Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июнь
2022

Рөстәм Миңнеханов: Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәялибез

0

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы парламенты белән элемтәләр буенча Дәүләт Думасы депутат төркеме һәм Үзбәкстан Республикасы Закон чыгару палатасының парламентара төркеме утырышында чыгыш ясады.

Казан Ратушасында, Үзбәкстан һәм Россия Федерациясе парламентарийларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада Россия-Үзбәкстан дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәялиләр. Ул ике дәүләтнең Президентлары –– Владимир Путин һәм Шәүкәт Мирзиевка бу мәсьәләләргә аерым игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.

«Россия белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә парламентара багланышлар аерым роль уйный. Үзбәкстан Республикасы парламенты белән хезмәттәшлек итү буенча депутатлар төркеме составында безнең республикадан да депутатлар бар, алар да ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгытуга үз өлешләрен кертәләр», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Быел Россия Федерациясе һәм Үзбәкстан Республикасы арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 30 ел тула. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлекнең күркәм традицияләре безнең илләр арасындагы хезмәттәшлекнең ныклы нигезе булды.

«Бу катлаулы заманнарда безнең дәүләтләребез нәтиҗәле сәүдә-икътисади һәм мәдәни-гуманитар партнерлыкны саклап калды. Татарстан Республикасы безнең илләр арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга үз өлешен кертергә омтыла. 1993 елда ук Татарстан белән Үзбәкстан арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 1992 елдан башлап сезнең илдә Татарстан вәкиллеге эшли, Казанда Үзбәкстанның Генераль консуллыгы эшли, Казан һәм Ташкент – тугандаш шәһәрләр. Безнең шәһәрләр арасында турыдан-туры авиарейслар гамәлгә ашырыла», – диде ул.

Президент сүзләренчә, Татарстан-Үзбәкстан хезмәттәшлегенең хәзерге көн тәртибе шактый бай. «Агымдагы елның май аенда сезнең ил делегациясе Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларда һәм «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында катнашты, аны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча мин җитәклим», – диде Миңнеханов..

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, быел зур Татарстан бизнес-делегациясе Ташкентта «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашты, март аенда Татарстан Республикасы делегациясе Үзбәкстанда булды. Визит барышында Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиев, Премьер-министр Абдулла Зарипов белән очрашулар узды.

«Хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр күп, беренче чиратта, икътисад өлкәсендә. Әмма әлегә без аларны тулысынча кулланмыйбыз. Бу процесска тизләнеш бирергә һәм хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәк. Татарстан – Россиянең алдынгы һәм сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләренең берсе. Без нефть чыгаручы һәм нефть эшкәртүче республика», – диде Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, бездә автомобильләр, самолетлар, вертолетлар, суднолар, машина төзелеше продукциясе җитештерелә. «Татарстанда Россия полиэтиленының 25,6%ы, синтетик каучукның 41,5%ы, һәр икенче йөк автомобиль шинасы (59,6%) һәм һәр өченче йөк автомобиле (37,3%) җитештерелә, Россия нефтенең 6,6%ы чыгарыла. Үз товарларыбызның яртысына якынын без экспортка чыгарабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук татар һәм үзбәкләрне охшаш мәдәният, уртак традицияләр, якын тел, бердәм дин берләштерә, дип билгеләп үтелде. Безнең халыклар арасында гуманитар өлкәдә – мәдәният, фән, мәгариф, спорт, туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү бик мөһим, диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов үзбәк коллегаларына татар җәмәмгатьчелегенә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул, үз чиратында, Татарстанда үзбәкләрнең милли-мәдәни автономиясе актив эшли, дип искәртте. Бу оешма Татарстан халыклары ассамблеясына керә, аның советын Татарстан парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли.

«Гомумән алганда, без Үзбәкстан белән күп өлкәләрдә хезмәттәшлек үсешенең яхшы темпларын урнаштырдык. Моны тормышка ашырыла торган проектлар, үзара визитлар, товар әйләнеше үсеше раслый. Бүгенге утырыш безнең эшебезгә өстәмә импульс бирер дип ышанам», - диде Рөстәм Миңнеханов.





Губернаторы России
Москва

Собянин: Услугами и сервисами mos.ru москвичи воспользовались 4 миллиарда раз





Москва

Вывод Песни, Альбома, Клипа в ТОП Музыкальных Чартов!


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

В медорганизациях Москвы работают около 50 тыс. медсестер и медбратьев — Собянин



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Булат Окуджава

Вдова Окуджавы извинилась за программу концерта, из которой исключили Урганта




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Независимый фантастический триллер из девяностых

Гол Чалова с пенальти принес ЦСКА победу над "Зенитом" в чемпионате России

Гол Чалова с пенальти принес ЦСКА победу над «Зенитом» в матче РПЛ


Новак Джокович

Теннисист Джокович раздавал автографы в шлеме после попадания бутылкой в голову



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Автопробеги в честь Дня Победы прошли в районах Томской области



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России