Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә
Бүген кич һәм иртәгә Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Татарстанда яшен булуы ихтимал. Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан көчле җил булачак, дип билгеләп үтә метеорологлар.
Шимбә, 11 июньдә, төнлә дә, көндез дә, кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.
Татарстанда тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы +9...+14 градус, Казанда +12...+14 градус җылы булачак. Көндезге сәгатьләрдә +20...+25 градуска кадәр җылыначак (Казанда +22...+24).