Троицк шәһәрендә Тукайга багышланган Бөтенроссия арт-пленэры булды
12 июльдә Габдулла Тукайның шәһәргә килүенә 110 ел тулуга багышланган «Тукай Троицкта» дип аталган Бөтенроссия арт-пленэры тәмамланды. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итте.
Чара кысаларында «Хәзерге заман сынлы сәнгатьтә Габдулла Тукай топослары» темасына түгәрәк өстәл, «Татар сәнгате» лекциясе һәм шәһәрнең тарихи урыннары буйлап күзәтү экскурсиясе узды. Пленэр ябылган көнне осталар «Тукай Троицкта» дигән темага язылган эшләрен тәкъдим иттеләр.
«Троицк шәһәре хакимиятенә, Троицк туган якны өйрәнү музеена һәм арт-пленэрда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез. Троицк шәһәрендә яшәүчеләр үзләре шәһәрнең Габдулла Тукай иҗатында урын алуы белән бик горурлана. 1912 елда шагыйрь үлеменә бер ел кала Троицк шәһәренә дәваланырга килә. Шагыйрь далада үткәрелгән вакытны рәхмәт сүзләре белән искә ала торган булган», диелә хәбәрдә.