Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан волейболчыларын Спартакиадада җиңү белән котлады
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Зенит - Казан» клубы спортчыларын Бөтенроссия Спартакиадасында-2022 җиңүләре белән котлады. Котлау телеграммасын парламент башлыгы волейбол клубы җитәкчелегенә һәм спортчыларына юллады. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Безнең спортчылар җанатарларына чын бәйрәм бүләк итте, грамоталы тактика, мавыктыргыч уен күрсәтте», - диелә клубның баш тренеры Алексей Вербовка юллаган телеграммада.
Дәүләт Советы Рәисе шулай ук Татарстан спорт министры Владимир Леоновка һәм «Зенит - Казан» клубы президенты Рәфкать Кантюковка республикада волейбол үсешенә ярдәм һәм зур игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде.
«Бу көннәрдә Татарстанның хатын-кызлар җыелма командасы өчен дә актив җанатабыз, ул турнирның алтын медальләре өчен каты көрәш алып бара», - диде Мөхәммәтшин.
Татарстан җыелма командасын тәкъдим итүче «Зенит-Казан» волейболчылары турнирның төркем стадиясен узды һәм финалда Санкт-Петербург җыелма командасын җиңде.