«Казметрострой» генераль директоры Казан метросы үсешенең ике варианты турында сөйләде
Казан метрополитенының алга таба үсештә ким дигәндә ике перспективасы бар, дип хәбәр итте «Казметрострой» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Марат Рәхимов. Аның сүзләренчә, проектлаучылар түбәндәге вариантларны карый: «Универсиада авылы»н да кертеп, Республика клиник хастаханәсенә (РКБ) кадәр ике станция ясау, яки икенче линиянең икенче участогына – Компрессорлар заводына кадәр аралыкка игътибар юнәлтү. «Болар барысы да вакыт, исәп-хисап, икътисади нигезләү таләп итә», – дип яза Татарстан Президентының матбугат хезмәте «Казметрострой»ның генераль директоры сүзләрен.
Метро үсеше перспективалары турында Марат Рәхимов бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка сөйләде. Миңнеханов Казан метросының икенче тармагында тоннель бораулауга керешкән «Айсылу» комплексы эшенә старт бирде.
Исегезгә төшерәбез, бүген казыла башлаган тоннель Ломжа һәм 10 нчы микрорайон урамнарын тоташтырачак.