Казан экоактивистлары Зөбәрҗәт күле территориясен чүп-чардан чистартачак
1 октябрьдә Казанда, Зөбәрҗәт күле территориясендә, быел соңгы плоггинг узачак. Старт алдыннан экоактивистларга шәхси старт номеры, кадавычлар, чүп пакетлары һәм перчаткалар биреләчәк.
Акция 12.00 сәгатьтә башлана. Катнашу бушлай, моның өчен сылтама буенча алдан теркәлергә кирәк. Финишта ярышта катнашучыларны медальләр белән бүләкләячәкләр.
Моңа кадәр шундый дүрт плоггинг Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә узды. Акция кысаларында плоггингта катнашучылар барлыгы бер тонна чүп җыйдылар.
Проект Росмолодежь грант программасы ярдәмендә тормышка ашырыла, дип хәбәр итә Timerman спорт чаралары сериясе матбугат хезмәте.