(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Әлегә Татарстанга коронавирустан «Спутник М» вакцинасы кайтарылмаган. «Балалар вакцинасы әлегә республикага кайтарылмаган. Бәйрәмнәрдән соң көтәбез», — диде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына вакцинага заявка бирелгән. Хәзер балалар поликлиникалары һәм складлар Татарстанга кайтачак препаратны кабул итәргә әзер.