Добавить новость
103news.com
Все новости
Октябрь
2023

Ләйсән Гыймаева Эльмира Сөләйманова турында: «Бөтен кешегә дә «җаным» дия иде»

0

Чаллыда татар эстрадасының моңлы сандугачы Эльмира Сөләйманова истәлегенә багышланган хәйрия концерты узды. Анда мәрхүмә җырчының иҗатташ дусты - Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гыймаева да катнашты. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.

«Эльмира Сөләйманова белән 2008 елдан бирле таныш идем. Аның әле ул елларда зур сәхнәгә беренче адымнарын гына ясаган вакытлар. Без аның белән «Барс Медиа» агентлыгы оештырган күп кенә гастрольләрдә йөрдек. Бергәләшеп Себер, Пермь якларында концертлар куеп йөрүебез истә. Эльмира белән хәтта бер фатирда да яшәгән булды. Ул бик рәхәт, җиңел, искиткеч гади иде... Беркайчан да беркем турында да гайбәт сөйләмәде... Әллә нинди мәзәкләр уйлап чыгарып, безнең күңелне күрә белә иде. Бөтен кешегә дә, яратып, «җаным» дип әйтә иде! Иде дип сөйләүләре дә әле һаман да әллә ничек!..

Тагын шунысы истә: аның кызы һәм минем олы кызым чагыштырмача бер вакыттарак тудылар. Эльмираның шул вакытта тазарып киткән вакыты булгандыр, гастрольләр вакытында гел: «Кызлар, булды! Мин диетага утырам», - дия иде. Концертлар вакытында булмый бит инде ул… Әмма гел шуны кабатлый иде! Хәтерлим әле, концерт куеп кайтып, кибеттән күп итеп камыр ризыклары җыеп чыга идек тә, шуны ашый идек. Аннары төне буе «пресс качать» итеп чыга идек…

Бу концертка чакыру алгач та, бер дә икеләнеп тормадым, шунда ук ризалаштым. Эльмираны бик якын кешем итеп күрәм. Тик соңгы елларда аның белән нишләптер аралашмадык. Безнең үз тормыш, аның да үзенеке дигәндәй... Концертта Эльмираның «Сандугачым-тургаем» исемле җырын башкардым. Дөресен әйтәм, өйрәнүе үк авыр булды! Тыңлыйм да елыйм, тагын өйрәнмәкче булам да, тагын елата... Бу җыр Эльмирабыз рухына дога булып барып ирешсен иде! - дип сөйләгән Ләйсән Гыймаева «Шәһри Чаллы» журналистына.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России