Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
Все новости
Октябрь
2023

Тәтишка күрәзәче әбигә барган: «Ришатка бозым ясаганнар, шуңа эшләре бармый»

0
Тәтишка күрәзәче әбигә барган: «Ришатка бозым ясаганнар, шуңа эшләре бармый»

«Бармый менә эшләре, бармый. Ришатны чистартырга кирәк. Ләкин, чистартсак та, дошманы яңа бозым ясаячак…» – ди җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның элеккеге хатыны, концерт директоры Эльмира.

Ришат Фазлыйәхмәтовның «УНИКС» концертлар залында булачак концерты апрель аена күчерелүе хакында язган идек.

  • «Кемнәр аяк чала соң бу малайга?» – Ришат Фазлыйәхмәтовның концерты күчерелә

Җырчының башка районнардагы концертлар графигында да үзгәрешләр булуы билгеле. Моның сәбәпләрен сорап, Ришатның үзенә шалтыраткан идек, трубкасын алмады. Сорауга җавапны, инде шактый вакыттан бирле бергә булмасалар да, Ришатның тормышындагы барлык вакыйгалардан хәбәрдар булган Эльмира Тәтишка бирде.

Эльмира, яңа концерт директорыгызның кем икәнлеген белмим. Сездән сорамыйча булмады инде. Ришатның иҗатта эшләре яхшы гына бара кебек. Программасы әзер, командасы бар, яңа җырлары да чыгып тора. Концертлары нигә күчерелде?

Барыгыз да күреп тордыгыз, без Ришат белән очраша башлау белән үк, бергә эшли башладык. Бу вакыт эчендә Ришат күзгә күренеп үзгәрде. Аның иҗатын үстерү өчен күп көч куйдык. Яңа җырлар яздыру дисеңме ул, интервьюлар бирү, телетапшыруларда катнашу дисеңме. Яңа клиплар төшерелде. Бөтен халык та Ришатның яңа сулыш белән эшли башлаганын, сәхнәгә яңадан аяк басканын күреп торды. Яшьләргә якынаю өчен дискотека стилендә дә эшләп карадык, концертлар белән йөрдек. Кайдадыр заллар тулды, кайдадыр тулмады. Әмма күңелебезне төшермәдек. Бу – шоу-бизнес, биредә барысына да әзер булырга кирәк.

Керем мәсьәләсендә минустан китеп, стабильлеккә чыккан идек. Даими клиентларыбыз, чараларыбыз булып торды. Артык борчылмый башладык. Чөнки эшләгән акчаларыбызны иҗатка – костюмнар тектерү, җырлар яздыруга гына тотмыйча, үзебез өчен дә өлеш чыгара башлаган идек.

Тик менә быел Ришат белән нидер булды. Аның эчке халәте дә үзгәрде кебек. Ә бу юлы Казан концерты алдыннан әле бер, әле икенче каршылык чыга торды. Нигә барысы да шулай авыр бара соң, дип аптырый идем.

Бер танышым миңа белә торган әбигә барырга тәкъдим итте. Озак уйлап тормыйча, Мари илендә, бик ерак бер авылдагы әби янына юл тоттым. Килеп керергә дә өлгермәдем: «Ментярой пахнет», – ди бу миңа. Мин бит элек полициядә эшләгән идем. Шаккаттым инде. «Син бигрәк бетеренгәнсең, утыр», – дип, каршына утыртты.

Мин күрәзәчеләргә бик ышанып та бетмим. Ләкин Ришатның эшләре гел кирегә баргач, сорап карарга булдым. Бәлки, бозым бардыр, күз тигәндер, минәйтәм. Җитмәгәненә, мөнәсәбәтләребез дә бозылды.

Бу әбигә сорау бирергә дә өлгермәдем, ул миңа Ришат белән иртәгә нәрсә булачагын, кемнең аңа бозым ясавын, мөнәсәбәтләребез, концертлар турында барысын да әйтеп бирде. Менә мин хәзер читтән карап торам – барысы да нәкъ ул әйткәнчә бара.

Мин боларны Ришатка кайтып сөйләдем, ул, әлбәттә, ышанмады. «Аллаһы Тәгаләгә генә ышанырга кирәк», – диде. «Мин моны беләм, әмма барысы да туры килә бит», – дим. Бу әби сүзләренчә, Ришатның сәхнәдән югалуын гына түгел, ә бөтенләй юкка чыгуын көтеп торучы кеше бар. Кем икәнлеген дә әйтеп бирде. «Шушы кеше тынычлыкта калдырмыйча, иреңнең эшләре җайланып китмәячәк», – диде.

Бу турыда халык та яза бит. «Нәрсә булды бу балага», – дип аптырыйлар. Ришатка бик каты күз тигән, аның эшләре артка тәгәрәсен өчен, бер кеше даими бозым ясап тора. Бу, без никахлашкач, аеруча да ныграк сизелә башлады.

Фото: © Эльмираның шәхси архивыннан

Концертлары нигә күчте соң?

«Уникс»тагы концерт булачагына иманыбыз камил иде. Әмма концертка 1 ай кала проблемалар башланды. Әле чирләп китә, әле костюмын тегеп өлгертә алмаячакларын әйттеләр, берничә җырының эшләнеп бетмәгәне ачыкланды. Кыскасы, болар барысы бергә җыелды да, ул концертны декабрь аена күчерергә мәҗбүр булды. Ә икенче көнне залдан шалтыратып, декабрьдә без теләгән көннең буш булмавын, ул көнне башка артист алганлыгын әйттеләр. Шулай итеп апрельгә калды.

Бармый менә эшләре, бармый. Мин инде соңгы вакытта нәрсә дә булса эшләргә курка башлаган идем. Эшлисең- эшлисең – әмма юк, кирегә китә. Тик торганнан берничек тә алай була алмый.

Ришат сторисларына үзенең буш көннәрен язып куя башлады. Бу, шулай ук, артист өчен бик үк әйбәт күренеш түгел. Ул халыкка «мине чарага чакырыгыз, мин – буш» дип хәбәр итә… Узган елларда мондый хәлләр булмаган иде. Бөтен туйларда, чараларда чыгыш ясадык. Аның тере тавышка җырлавын үлеп яратучы абзыйлар бар. Дәүләт чараларында да катнаша иде. Аның бит репутациясе бозылмаган, ул бит әле менеп кенә бара. Әгәр ул берәр начар әйбер эшләп, халык аны яратмый башласа, аңлар идем. «Топ-йолдыз»га менеп җитәренә аз гына калганда, бөтенесе ябылып куйды – банкетлар да, концертлар да.

Ул кеше Ришатны юкка чыгарырга тели. Ул бер тапкыр Ришатка аяк чалган иде инде. Ришат аннан соң аякка басты.

Теге әби Ришат белән мөнәсәбәтләребез начарайганнан-начарая барачагын да әйтте. Чыннан да, соңгы көннәрдә без хәтта эш буенча да аралашмый башладык. Хәлләрен уртак танышларым аша белешеп торам. Берсе әнә Ришатның: «Беркемне дә ишетәсе дә, күрәсе дә килми», – дип әйтүен җиткерде. Бу – бер дә әйбәт түгел.

Аны чистартырга кирәк. Ләкин, чистартсак та, дошманы яңа бозым ясаячак….

Мин менә карап торам, артык көч куймыйча да өскә менеп барган, уңышларга ирешкән артистлар күп. Без Ришат белән көне-төне эшли идек, ә нәтиҗәсе булмады. Ә бит Ришатның тавышы, матурлыгы, харизмасы бар, иҗатына бик күп акчалар түгә.

Фото: © Эльмираның шәхси архивыннан

Бик борчыласыз. Бәлки, сезгә аның янәшәсендә булырга кирәктер?

Борчылам, сүз дә юк. Ләкин мин бит аны яклап яшәүче фәрештә түгел. Мин дә бит – хатын-кыз. Ир-ат хатын-кызны үзе яулап алырга тиеш. Мин аны кеше буларак хөрмәт итәм, әмма әлегә без бөтенләй аерылыштык, аердылар, дөресрәге…

  • Тәтишка Ришат Фазлыйәхмәтов белән аерылышуы турында: «Ир-ат игътибары җитми»

Юк, кеше аның турында «менә Тәтишка белән аерылышты да җырлаудан туктаячак» дип уйлый күрмәсен. Ришат белән барысы да тәртиптә, ул мәчетләргә йөри, җырлый, дуслары белән аралаша. Тик менә эшләре бармый.

Бу хәлләр быел гына башланмады. Элегрәк мин көрәшә, үзем исә: «Ришат, нигә шулай авыр бара соң безнең бөтенесе дә?» – дип сорый идем. Нигәдер шоу-бизнеста миңа барысы да авыр бирелде. Каядыр җайлашып, каядыр ачуланышып ирешергә туры килә иде максатларга. Шуңа да без быел бер көн калдырмыйча ураза тоттык, Ришатның инде ныгытып намазга басу нияте дә юк түгел.

Алга таба нишләргә дә белмим, кемнән ярдәм сорарга. Мин аны берәр җиргә алып барыр идем, тик кая?

Сез үзегез хәзер кайда?

Мин әлегә Мәскәү белән Казан арасына йөрим. Ләкин еракта булсам да, күңелем белән мин Ришат янында, концертларда. Ул проектның 80 проценты диярлек минеке бит. Музыкантлар туплап, сценарийлар язып, бик ныклап әзерләнгән идек. Безнең 4 ел эчендә бер тапкыр да шундый югары дәрәҗәдәге концерт куйган юк иде әле. Быел шундый көчле концерт программасы әзерләдек, яңа җырлар яздырдык. Ришат, аның тормыш юлы турында мини фильм төшердек. Концертта музыкантлардан да, Ришаттан да – бары тик тере тавыш. Бик кызганыч шундый каршылыклар килеп чыгуы.

Ришат – күптән иң популяр артистлар исемлегенә керергә лаек җырчы. Элек ул банкеттан кергән акчаларының яртысын иҗатка сарыф итә, яртысын үзенә алып кала иде. Ә мин шушы еллар эчендә аны «теләсә кайсы бизнеска башта акча түгәргә кирәк, аннары бизнес үзе сиңа эшләячәк» дип киңәш иттем. Аның бөтен эшләгән акчаларын иҗаты, үсеше өчен сарыф итеп бардык. Шушы темп белән эшләү барышында Ришат инде югары дәрәҗәдәге артист булырга тиеш иде.

Ришатка көч һәм сабырлык телим инде мин. Бу авырлыкларны җиңеп чыгарга язсын. Мин аны ташламаячакмын. «Ришат, бөтен дөнья сиңа каршы борылса да, мин ярдәмгә килергә әзер», – дидем әле үзенә дә, бер күрешкәндә. Аңа ничектер өмет бирдем, үзенең ялгыз түгеллеген аңласын.

Сез бит инде аерылыштыгыз. Ә сезнең янәшәгездә башка ир-ат пәйда булса, ярдәмгә килерсезме икән Ришатка?

Ул турыда уйларга иртәдер әле. Мин бит Ришатны бик каты яраттым. Мин бит ул хисләрне болай гына күңелемнән алып ташлый алмыйм.

Рәхмәт, Эльмира, барысы да җайлансын.

  • «Мин бәхетле!» — Ришат Фазлыйәхмәтов сөйгәне Эльмира белән никах укыткан

  • Ришат Фазлыйәхмәтов Тәтишкасы белән аерылышкан?

  • Ришат Фазлыйәхмәтов хатыны белән аралары бозылу турында: «Икебез дә гаепле...»

  • Тәтишка Ришат Фазлыйәхмәтов белән аралары суыну турында: «Пиар түгел...»





Губернаторы России
Москва

Собянин: С начала года в Москве ввели в эксплуатацию восемь спортивных объектов





Москва

Захарова: армянам - нота, апшеронцам – «да»


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин накануне Дня России наградил заслуженных москвичей



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Надежда Бабкина

В Ярославле ждут Надежду Бабкину на бесплатные концерты




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

6-летняя девочка сломала позвоночник, прыгая на батутах в Москве

Прославленный вратарь Икер Касильяс присоединился к кампании Hisense «Ставшие легендой» в поддержку УЕФА ЕВРО 2024™

Подмосковные атлеты выиграли 7 медалей на Мемориале братьев Знаменских


Александр Зверев

Зверев и Рууд не пожали друг другу руки после полуфинала «Ролан Гаррос» – из-за проблем с желудком у норвежца



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Симферополь

В районе Симферополя появится крупный жилой микрорайон - ЖК "Республика"



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России