Марат Хөснуллин: М12 юлы төзелеше 20 млрд сумга кыйммәтләнү сәбәбен ачыкларга кирәк
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Ком бәясе арту сәбәпле, М12 юлын төзү 20 млрд сумга кыйммәтләнгән. Шундый зур аерма килеп чыгу сәбәпен компетентлы органнар ачыкларга тиеш. «Ком бәясе арту М12 юлының төзелешенең бәясе 20 миллиард сумга кыйммәтләнүгә китерә. Бу бик зур акча», — диде «Москва. Кремль. Путин» программасында Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин. Хөснуллин комның ике тапкырга кыйбатлануын аңламавын, анда импорт катнашмалары булмавын әйтте. «Минемчә, бу мәсьәләне компетентлы органнар белән ачыкларга кирәк һәм без ачыклаячакбыз»... Читать дальше...