Екатерина Мизулина «рус» һәм «россиянин» сүзләре арасында аерма күрмәвен әйтте
«Имин интернет лигасы җитәкчесе Екатерина Мизулина бүген Казан федераль университетында студентлар белән очрашты. Анда ул «я русский» һәм «я россиянин» сүзләре арасында үзе өчен аерма булмавын әйтте, дип яза «Коммерсантъ». «Минем өчен рус һәм россиянин сүзле тигез» дигән ул. Бер студент аңа «сүзлекне карагыз», дигәч, Мизулина: «Илдәге күпчелек гражданнар өчен дә шулай», дигән. Ул егет «Рус – милләт, россияле – гражданлык», дип аңлаткан.
Читать дальше...