Самара өлкәсендә янгын: поездлар тукталды, авыллар яна, халык ярдәм сорап ялвара
21-22 августта Самара өлкәсенең Борский районында янгыннар котыра. Биредә тимер юлда поездлар хәрәкәте тукталган, авыллар яна, кешеләр социаль челтәрләрдә ярдәм сорый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. Аномаль эссе һава аркасында, өлкәдә берничә урында янгыннар башлана. Җил утны тарата. Иң куркыныч янгын Борский районында 21 августта Гвардейцы авылында була. Аннары Бузулук урманы паркына күчә. Авылда янгынны 21 августта кичкә сүндерәләр, тик урманда янгынны тукта алмыйлар. Ул Самарка елгасы аша күчеп, зур мәйданга тарала. Читать дальше...