Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Январь
2021

Новости за 25.01.2021

Татарлар Әфганстанның рәсми рәвештә танылган унбишенче халкы булырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарлар Әфганстанның рәсми рәвештә танылган унбишенче халкы булырга мөмкин. Видеоконференциядә катнашучылар Үзәк Азия иле Конституциясенең 4нче маддәсенә татарлар турында искә алу мөмкинлеге турында сүз кузгатты. Аны Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» милли советы рәисе һәм Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Саманган провинциясеннән Халык йорты (Әфганстан Милли ассамблеясе... Читать дальше...

Татарстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында туклануны тикшерәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда Россия Генераль прокуроры таләбе буенча мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклануны тикшерәчәкләр. Гомуми белем бирү оешмаларында сыйфатсыз туклану сәбәпле, Россия генераль прокуроры Игорь Краснов мәктәп укучыларында һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрдә массакүләм инфекцияләрнең ешаюы аркасында тикшерү үткәрергә йөкләде. Бу хакта агентлыкка Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан прокуратурасы... Читать дальше...



Дамир Фәттахов 23 гыйнварда митингта булган яшьләр белән очрашу уздырачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы 23 гыйнварда митингта катнашкан яшьләр белән очрашу оештырырга планлаштыра. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов сөйләде. «Министрлык буларак безнең бурыч — шимбә көнне каршылык акциясенә чыккан һәм чыкмаган яшьләр белән дә эшләү. Моның өчен бүген барлык инструментлар да бар. Шул ук вакытта министр митингта катнашучылар белән очрашу карарын кабул итте. Читать дальше...

КАМАЗ электробуслар эшләп чыгару планын ике тапкыр арттырган

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган елда «НЕФАЗ» 202 электробус эшләп чыгарган, 2021 елда инновацион транспорт җитештерүне ике тапкыр арттыру күздә тотыла. «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген Мәскәү линияләрендә 400 «КАМАЗ» электробусы йөри, шуның яртысы 2020 ел дәвамында сатып алынган. «Мин пассажир транспортына һәрвакытта да „КАМАЗ“ өчен ярдәмче юнәлеш буларак карадым. Шулай да без Россия базарында технологик лидерга әверелгән техника булдыра алдык.... Читать дальше...

Быел Казанда ата-аналардан баласын I сыйныфка алу өчен гариза кабул итү вакыты үзгәрә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Быел ата-аналардан балаларын беренче сыйныфка алу өчен гаризалар кабул итү вакыты үзгәрде, кабул итү 1 апрельдә башлана. «Быел ата-аналардан балаларын шәһәрдәге муниципаль мәктәпләрнең беренче сыйныфларына алу өчен гаризалар кабул итү вакыты үзгәрде. Балаларны беренче сыйныфка алу буенча кабул итү кампаниясе 2021 елның 1 апреленнән башлана», - диде Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә. Читать дальше...



Бүген Татарстанда туган телләр айлыгы башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Татарстанның Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин республикада туган телләр айлыгы башлануын игълан итте. «ЮНЕСКО тарафыннан 21 февраль Халыкара туган тел көне итеп билгеләнгән. Татарстанның Мәдәният министрлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Халыкара туган тел көне уңаеннан чаралар уздыру планын раслады. Планга барлыгы 170 чара кергән. Алар онлайн һәм офлайн форматта узачак», — диде Дамир Натфуллин «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә. Читать дальше...

Татарстан Президенты диспансеризация турында: Ерак авылларга игътибарны арттыру кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә диспансеризация әһәмияте турында сөйләде. «Ерак урнашкан авылларга игътибарны арттыру кирәк», — диде. Ул быел министрлыкка авыруларның профилактикасына игътибарны көчәйтергә кирәклеген белдерде. «Бу сорауда төп роль диспансеризациягә. Халыкны тулысынча колачлау мөһим. Читтәге авылларга игътибарны арттыру кирәк. Дүрт комплекс эшли, киләчәктә тагын берәү булырга мөмкин», — диде Рөстәм Миңнеханов. Читать дальше...

«Татарстанның ел студенты» конкурсына гаризалар саны буенча яңа рекорд куелды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан югары уку йортларында белем алучы 350дән артык студенты «Татарстанның ел студенты-2020» конкурсына гариза биргән. Бу чараның 16 еллык тарихында иң яхшы күрсәткеч. Быел студентлар тапшырган гаризалар саны буенча яңа рекорд куелды. Быел республиканың 25 вузыннан 354 студент катнашырга теләк белдергән. Шуларның 170тән артыгы көндезге этапны узган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә «Татарстан студентлар... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов коронавирустан вакцинацияләү буенча эшче төркем булдырылганын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирустан вакцинацияләү буенча эшче төркем булдырылганын хәбәр итте. Ул 18 гыйнварда РФ Президенты Владимир Путинның халыкның массакүләм вакцинациясе турында игълан иткәнен искәртте. «Бу чир таралуга киртә булачак», — диде Миңнеханов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының быелгы коллегия утырышында. «Беренчел звенога эш йөкләнеше зур булса да, бу юлны узарга, логистика һәм маршрутизацияне төгәл уйларга кирәк. Читать дальше...

«Тәртип» радиосының яңа логотибын Мәскәүдә яшәүче татар кызы ясаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Тәртип» радиосының яңа логотибын бүгенге көндә Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Алия Сабитова исемле кыз ясаган. «Һәрбер кеше ребрендинг эшләгәндә, логотипта, визуаль бизәлештә эшчәнлегенең асылын, сыйфатын чагылдырырга тели. Безнең өчен бу бик мөһим. Безнең нәрсә теләвебезне әле аңлый да белү кирәк бит. Шундый кеше эзләдек. Алия Сабитова исемле Мәскәүдә яшәп иҗат итүче кызда тукталдык», — дип сөйләде «Тәртип» радиосының башкарма продюсеры Айваз Садыйров. Читать дальше...

Көн җылыту сәбәпле, Татарстанда Чулман елгасы аша боз кичүен вакытлыча яптылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Көн җылыту сәбәпле, Татарстанда Чулман елгасы аша боз кичүен вакытлыча яптылар. Һава шартлары белән бәйле рәвештә, бүген 14.00 Чулман аша Түбән Кама районының Покровское — Кызыл Чишмә бистәсе маршруты буенча боз кичүе ябылды. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Боз юлында транспорт хәрәкәте яңартылу турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

Рөстәм Миңнеханов: Баш мие кан әйләнеше бозылудан үлем күрсәткеченә анализ ясау кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов баш мие кан әйләнеше кискен бозылудан үлем белән бәйле вазгыятькә анализ ясарга кушты. «Кызганыч, „Сәламәтлек“ илкүләм проекты буенча 42 максатчан күрсәткеч арасында баш мие кан әйләнеше кискен бозылудан үлем буенча пландагы күрсәткечкә ирешә алмадык. Барлык максатчан күрсәткечләр контрольдә булырга тиеш. Вазгыятькә анализ ясап, бу елга комплекслы план кирәк», — диде Президент. Ул сәламәтлек саклау... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Коронавирустан соң реабилитация программасын эшләргә кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус белән авырганнан соң реабилитация программасын эшләргә кирәклеген әйтте. «Коронавируслы инфекциягә каршы нәтиҗәле көрәшне дәвам итәр өчен, башка профильдәге авыруларны да дәвалау кирәк. Коронавирус кичергән пациентларның реабилитациясе соравы актуаль. 41-42 санаторий бар бездә, реабилитация программасын эшләргә кирәк. Бар кеше өчен дә ул шаблонлы була алмый. Бөтен инфраструктура җәлеп ителергә тиеш», — диде Президент. Читать дальше...

«Тәртип» радиосы яңа ребрендингын тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Казанда «Тәртип» радиосы үзенең яңа логотибын, мобиль кушымтасын, гимн һәм подкастлар системасын тәкъдим итте. «Радионың йөзен үзгәртү тамырдан аерылмыйча гына бераз яшәртү, заманга яраклашу булды. Безнең максат — үткәннән көткәнгә күпер салу. Тамырдан килгән хәзинәләрне без җиткерсәк, аларны бүгенге көнгә тоташтыручы милли җанлы яшьләр коллективка килеп кушылды. Шушы матур үзгәрешнең нигезендә дә алар торды», — дип сөйләде «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева. Читать дальше...


Музыкальные новости
Желдорреммаш

АО "Желдорреммаш" проводит перезагрузку корпоративного проекта поддержки новаторских инициатив работников компании





Rss.plus
Россия

Путин назвал президента Раиси надежным партнером России




Мособлдума утвердила закон об общественных советах при органах власти

Ремонт центральной дороги начался в поселке Монино

Дацик напал на Тернера в ресторане в Москве

В электродепо «Южное» начались испытания системы автоматики и телемеханики движения поездов




Татарстан фермерлары Фәннәр академиясе галимнәре хезмәтләрен гамәлдә куллана алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Фермер һәм крестьян хуҗалыклары берлеге һәм Татарстан Фәннәр академиясе фәнни-техник хезмәттәшлек турында меморандум имзалады. Документ ТР Фәннәр академиясендә Татарстанда фермерлык хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган конференция барышында академия президенты Мәгъзүм Сәлахов, Фермер һәм крестьян хуҗалыклары берлеге җитәкчесе Камияр Байтемиров тарафыннан имзаланды. «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары Фәннәр академиясе, югары... Читать дальше...

Илһам Шакиров исемендәге премия 15 февральдә тапшырылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе җырчының туган көнендә — 15 февральдә Татар дәүләт филармониясе залында тапшырылачак. «Тантана ике өлештән торачак. Беренче өлешендә премияләрне тапшырсалар, икенчесендә — концерт булачак», — диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә. «Татар-информ» алдарак хәбәр иткәнчә , «Вокал» номинациясендәге «Хатын-кыз тавышы» өчен... Читать дальше...

2021 елда Татарстанда яңа туган сабыйлар өчен бүләк комплектлары бирү дәвам итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2021 елда Татарстанның аз тәэмин ителгән гаиләләре яңа туган сабыйлар өчен бүләк комплектлары алачак. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Наталья Бутаева шулай дип белдерде. «2020 елда керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә, балалары тугач, нәниләр өчен кирәкле товарлар җыелмасы урын алган тартма тапшырылган. Узган елда әлеге тартманың бәясе – 9 мең сум тирәсе, бюджет чыгымнары 40 миллион сумга якын тәшкил итте, 4400 комплект бирелде. Читать дальше...

Нурлатцев просят оставаться бдительными и не поддаваться на уловки мошенников

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Как показывает статистика, мошенники ловко обводят своих жертв вокруг пальцев, навязывая им кредиты. Ведь в большинстве случаев они даже не успевают ими воспользоваться, но при этом человек вынужден их выплатить.

Казан метросының икенче линиясе станциясе интерьерларын булдыруга бәйге игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан метрополитенының икенче линиясе станциясе интерьерларының иң яхшы концепциясенә бәйге игълан ителде. «Конкурс 25 гыйнвардан 26 мартка кадәр дүрт этапта үткәрелә, гаризалар кабул итү 19 мартта төгәлләнәчәк», - диелә «Татинвестгражданпроект» хәбәрендә. Бәйгедә катнашучыларга метродагы дүрт станциянең (Академик Сахаров урамы, ТАССРның 100 еллыгы, 10нчы микрорайон, Юлиус Фучик урамы) иҗтимагый зонасы интерьерларының архитектура концепцияләрен булдырырга тәкъдим ителә. Читать дальше...

Владимир Путин академик Игорь Тарчевскийны 90 яшьлек юбилее белән тәбрик итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин үсемлекләр физиологиясе һәм биохимиясе өлкәсендәге галим, Россия һәм Татарстан Фәннәр академиясе академигы Игорь Тарчевскийны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Галимгә юлланган телеграмма текстында шул хакта хәбәр ителә. Дәүләт башлыгы үз котлавында галимнең талантын, аның фәнгә керткән өлешен, шулай ук остазлык эшчәнлеген билгеләп үткән. «Талантыгыз, иҗади һәм эшлекле, оештыру сәләтенә ия булуыгыз аркасында сез һөнәри бергәлектә киң танылу алдыгыз... Читать дальше...



Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о ключевой роли МСП в экономике страны


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: в ТиНАО будет построено 10 детских садов и 11 поликлиник



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Александр Розенбаум

Среди петербургских музыкантов СМИ чаще всего упоминают Розенбаума и Шклярского




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о развитии водных видов спорта в Ставрополье

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге назвала главные стимулы россиян для систематических занятий физкультурой и спортом

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о спорте и ежедневных здоровых привычках


ATP

Теннисист Медведев потеряет место в рейтинге ATP



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о ключевой роли МСП в экономике страны



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России