Башкорт сода ширкәте хиссәләренең 38,3 проценты Башкортстанга биреләчәк
Моннан тыш, тагын 11,7 процент хиссәләр Башкортстан хөкүмәте кулы астындагы ширкәткә тапшырыла. Хиссәләрнең 57,7 проценты федераль хакимият кулында кала.
Моннан тыш, тагын 11,7 процент хиссәләр Башкортстан хөкүмәте кулы астындагы ширкәткә тапшырыла. Хиссәләрнең 57,7 проценты федераль хакимият кулында кала.
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татар кызы — 2021» бәйгесендә Төркия Республикасы буенча сайлап алу турында Анатолиянең туризм һәм менеджмент факультеты университетында белем алучы 19 яшьлек Аделина Гайнетдинова җиңү яулаган. Ул Анталия шәһәрендә әти-әнисе белән яши. «Төркиянең төрле шәһәр һәм районнарыннан егерме кыз „Татар кызы 2021. Төркия“ титулы өчен ярышты. Пандемия сәбәпле, чикләүләр булуга карамастан, без Төркия буенча дистанцион режимда сайлап алу турын уздыра алдык»... Читать дальше...
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», «Шәһри Казан» , Дилбәр Гарифуллина). Быелның өч аенда гына да 466 гаилә кредит алырга өлгергән. Авыл ипотекасы ярдәмендә фатир һәм йорт, җир биләмәсен иң күбе Лаеш, Питрәч, Биектау һәм Яшел Үзән кебек Казанга якын булган районнарда алулары билгеле. Ипотеканы 25 елга кадәр алырга була, аны әлегә Россельхозбанк һәм Сбербанк бирә. Ипотеканы 21дән 65 яшькәчә булган һәм соңгы эш урынында өч ай эшләгән кеше ала. Сайлап алынган торак даими рәвештә яшәү өчен яраклы һәм инженерлык... Читать дальше...
Управление Пенсионного фонда РФ в г.Нурлат РТ (межрайонное) сообщает, что неработающие сельские жителей района получают надбавку к пенсии за длительный сельский стаж.
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). «2014-2022 елларга ТР дәүләт телләрен һәм ТРда башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру уңаеннан татар телендә фәнни-тикшеренү һәм педагогик эшчәнлекне (югары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча) гамәлгә ашыручы галимнәргә һәм укытучыларга ярдәм итү өчен грантлар бүлү конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү бара, дип хәбәр итә ТР Фәннәр академиясенә сылтама белән «Идел» журналы. Гаризалар 2021 елның 13 апреленә кадәр кабул ителә (Казан шәһәре... Читать дальше...
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә Әлмәт районы Салкын Алан авылы имамы Илдус хәзрәт Маликов белән очрашты. Маликов 63 яшьтә булуына карамастан, актив яшәү рәвеше алып баруы белән аерылып тора. 27 март көнне, туган көнендә, бер тәүлек эчендә ул 110 чакрым йөгереп узды. Мамадыш районы Соколка авылыннан башланып, Әлмәт районының Салкын Алан авылында тәмамланган 110 чакрымлык дистанцияне йөгерү Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100... Читать дальше...
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). 31 мартта «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан шигырь сөйләү бәйгесе узды. Әлеге бәйге Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап, Нәзарәт җитәкчелеге, танылган татар шагыйрьләре, каләм ияләре, мөгаллимнәр катнашында үтте, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте. Көн дәвамында мәдрәсә шәкертләре намаз бүлмәсенә җыелып, көндезге бүлектә укучы 207 укучы жюрига Г.Тукайның һәм татар шагыйрьләренең дин, милләт... Читать дальше...
(Алабуга, 1 апрель, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Шушы көннәрдә Үзәк китапханәнең уку залында мари диаспорасы вәкилләре белән очрашу узды. «Мари мәдәнияте көне» Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм Алабуга үзәкләштерелгән китапханәләр системасында милли китап елы кысаларында үткәрелде. Чарага «Ош пеледыш» мари халык фольклор ансамбле чакырылган иде. Ансамбль белән Людмила Максимовна Сәлахова җитәкчелек итә. Ул мәдәният һәм сәнгать көллияте студентларын һәм укытучыларны мари халкының тарихы... Читать дальше...
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Түбән Кама үзәк китапханәсендә нәфис сүз осталарының «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, — шушы булыр иң зур бүләгең!» муниципаль бәйгесенең сайлап алу этабы узды. Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга, Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган иде. Быел бәйгедә катнашу өчен 205 кеше гариза җибәргән. Иң яшь катнашучыга — ике, ә иң олысына — 74 яшь. Бәйгедә Түбән Камадан гына түгел, Яшел Үзән, Тукай, Балтач районнары һәм Казан шәһәреннән дә катнашучылар булган. Читать дальше...
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Бөгелмә муниципаль районының «Северная Нива» җәмгыятендә өч сөтчелек фермасыннан торган беренче сөт комплексы файдалануга тапшырылды. Ул 3550 сыерга исәпләнгән. Аның җитештерү куәте тәүлеккә 100 тонна тәшкил итә. Проектка 11 млрд сумнан артык инвестиция кертеләчәк. Предприятиедә «Карусель» саву залы эшли. Җайланма бетонга утыртылган әйләнмә платформадан гыйбарәт. Бер үк вакытта анда 72 сыер савыла. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...
(Әлки, 1 апрель, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Азат Низамиев). Әлки районы Чуаш Кичүе авыл җирлегендә 2021 ел өчен үзара салым 100 процент җыелган. Үзара салым программасы эшли башлаганнан бирле җирлектә мондый активлык беренче тапкыр күзәтелә. Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Зәйдуллин әйтүенчә, биредә үзара салым түләү исемлегенә 550 кеше кертелгән булган. Барысы 324 мең 580 сум акча җыелган. Җәйгә кадәр үзара салым акчасының дүртләтә күләмендә Татарстан хөкүмәтеннән субсидия дә кайтып җитәчәк. Читать дальше...
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшриятында якын арада «Татар археографиясе» сериясенең 27нче китабы басылып чыгачак. «Шигъри ядкәрләр» исемле яңа китапта борынгы дәверләрдән алып ХIХ гасыр ахырына кадәр иҗат ителгән, күпчелеге фәндә билгесез булган утызга якын шигъри текст туплап бирелә. Иҗат ителгән чорлары буенча иң әүвәлгесе ХII гасырныкы булып, ХVI гасырның беренче яртысына, ХVII гасырга нисбәтле ядкәрләр дә бар. Күпчелек — барлыгы 13 текст — ХVIII гасырга карый. Читать дальше...
Мишәрләр тарихын өйрәнгән Мәгъсум Акчурин татарны бүлгәләү сәясәте барып чыкмаячак дип саный.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
103news.com — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.
Музыкальные новости