Казанда яшәүчеләр Җиңү паркындагы күлдә күпләп балык үлүенә зарлана
“Суның төсе һәм исенә карап, анда нәрсәдер агызган булулары бар дип фаразларга була. Су аксыл, болганчык төстә, канализация исе килә, дип сөйли видео авторы. Ул экологларга мөрәҗәгать итүен, бүген, 12 сентябрьдә суны анализга алырга вәгъдә итүләрен дә белдерә.