Татарстанда “террорчы эшчәнлеккә булышу”да гаепләп, дүрт ирне 46 ел колониягә хөкем иткәннәр
Мәхкәмә аларны Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип тапкан. Мәхкәмә һәм тикшерү фаразынча, татарстаннар Русиядә берничә теракт үткәрергә, шуннан соң Сүриягә китәргә ниятләгән.