Дагыстан сәламәтлек саклау министрлыгы Махачкала һава аланындагы тәртипсезлекләрдә 20дән артык кешенең яралануын җиткерде
29 октябрь кичендә Тель-Авивтан очкыч төшеп утырыр алдыннан Махачкала һава аланына йөзләгән кеше җыелды. Җыелучылар һава аланына бәреп кереп, очыш кырына кадәр үтте, алар Израилдән юлчыларны эзләде. Аңарчы җирле пабликларда җирле халыкны Тель-Авивтан килгән очкычларны "каршы алырга" чакырдылар.