Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
Все новости
Июль
2023

«Өченче очрашуда ук кияүгә чыгарга тәкъдим ясады»: гаилә кору тарихлары

0

8 июль көне гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Шул хөрмәттән Чаллы бизнесменнары «Челнинские известия» газетасына үзләренең гаилә кору тарихларын сөйләгән.

Яр Чаллы шәһәре кешеләре үзләренең гаилә кору тарихларын «Челнинские известия» газетасы корреспондентына сөйләгән.

Руслан Нигъмәтуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Далини» дәүләт корпорациясе генераль директоры, 3 баласы бар:

Булачак хатыным Алинә белән Рябинушка бистәсендә күршеләр идек. Бервакытта да аралашмадык, хәтта бер-беребезнең исемнәрен дә белми идек. Уртак дусларыбызның туенда урыннарыбыз янәшә туры килде: арканы аркага куеп утырдык. Менә шунда мин аны биюгә чакырдым, аралаша башладык һәм гашыйк булдым. Тиз генә өйләнешеп тә куйдык.

Фото: © «Челнинские известия»/геройларның шәхси архивыннан

Безнең гаилә тарихында менә шундый кызыклы вакыйга да булды әле. Икенче кызыбыз тууына тормыш иптәшемә бүләккә җырга клип төшердем. Анда менә шундый юллар бар иде: «Тагын бер кыз бала таптың. Алинә бераз ял итеп ала да, ир бала таба». Җыр юллары чынбарлыкка әверелде. Тагын бер хыялыбыз тормышка ашты: улыбыз Нурлан туды. Хәзер безнең биш ел ара белән туган 3 балабыз бар. Дүртенче бала булуын да телим. Тенденция шулай барса, 2025 елда без гаиләдә алтау булачакбыз, – дип көлә ул.

Мин үзем күп балалы гаиләдән (әни – рус, әти - татар), шуңа күрә үземнең гаиләмдә дә ким дигәндә 3 бала булуын теләдем. Безнең өйдә мөселман һәм православ гореф-гадәтләренә, бәйрәмнәренә дә хөрмәт белән карыйбыз. Зур гаиләбез белән җыелып аралашырга яратабыз. Минемчә, бу безнең тормышыбызның мөһим бер өлеше һәм балалар тәрбияләүнең дә бер элементы булып тора.

Миңа Яр Чаллыда зур гаилә стажы булган парларны хөрмәтләү традициясе ошый. Республикабызның Рәисе һәм аның тормыш иптәшенең үрнәк гаиләләрне ел саен кабул итүләре бик күркәм традиция. Илебез традицион гаилә кыйммәтләрен саклау юнәлешен алды. Ана капиталы хисабына яңа туган балалар санын арттыралар. Күп кенә предприятиеләр дә артта калмый, балалары булган гаиләләргә ярдәм итәләр.

Болар белән беррәттән торак белән булган проблемалар бетми: яшь гаиләләргә ипотека, балалар ял итү үзәкләре кирәк. Балаларга киләчәктә дөрес һөнәр сайлау мөмкинлеген булдыру өчен, алар бүген үзләрен төрле иҗади юнәлешләрдә сынап карый алырга тиешләр дип саныйм мин. Мәсәлән, минем олы кызым Амира сәнгать мәктәбенә, спортзалга йөри. Кечкенәсе – Даяна йөзү белән шөгыльләнә, сәнгать мәктәбендә укый, ә улым Нурлан балалар бакчасына йөри башлады, тиздән спортка йөри башлаячак.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне әле яшь, традицияләре күп булмаган бәйрәм, шулай да киләчәген өметле дип уйлыйм. Гаилә аякта нык басып тору өчен тамырлар бирә, – ди ул.

«Гаилә ул – әти, әни һәм балалар гына түгел»

Марсель Төхвәтуллин, «Приборкам» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры, 3 бала атасы:

Фирүзә белән безне сеңлем таныштырды. Аны күргәч, шунда ук хатыным ролендә күрергә теләвемне аңладым. Өченче очрашуыбызда ук кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым. Менә шулай итеп без 12 ел бергә. Фирүзә – шәхси эшмәкәр. Өч бала тәрбиялибез: олы улыбыз Хәсәнгә – 10, кызыбыз Таминага – 6 һәм кечкенә улыбыз Усманга 4 яшь. Һәр бала туган саен гаиләбездәге шатлык һәм күңелле мизгелләр арта гына барды.

Фото: © «Челнинские известия»/геройларның шәхси архивыннан

Без сәяхәт итәргә яратабыз. Юлда кечкенә балалар белән кыенрак булса да, сәяхәт безгә яңа тәэсирләр ача, бердәм һәм дус булырга өйрәтә. Олы улыбыз мотокросс белән шөгыльләнгәнгә күрә, илебез буенча сәяхәт итү безгә гадәти хәлгә, шул ук вакытта кызыклы, матур вакыйгага әверелде. 8 июль бәйрәме гаилә кыйммәтләре, хөрмәт, бер-береңне кайгырту, ярдәмләшү турында тагын бер тапкыр искә төшерү өчен яхшы сәбәп. Бу көнне без бергә үткәрергә тырышабыз, паркка, шәһәребезнең матур скверларына чыгабыз, яр буенда йөрибез. Ата-аналарыбызны котлыйбыз һәм аларга матур гаилә үрнәге булганы өчен рәхмәт әйтәбез.

Минемчә, әлеге бәйрәмне популярлаштыру өчен, беренчедән, әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз гаилә традицияләрен онытмаска кирәк. Гаилә – ул бит әти, әни һәм балалар гына түгел, аның мәгънәсе күпкә киңрәк. Икенчедән, шәһәрләрдә иҗтимагый чаралар үткәрергә һәм анда яшьләрне җәлеп итәргә кирәк.

Россиядә гаилә сәясәте бүген дөрес курс алып китте һәм бу сөендерә дә. Илебездә Көнбатыш идеалларыннан читләшү гаилә, мәдәни кыйммәтләрне торгызуда үз җимешләрен бирергә тиеш, – ди ул.

«Күп вакытны бергә үткәрергә тырышабыз»

Павел Евдокимов, «Инжиниринг+» генераль директоры, 3 бала әтисе:

Өйләнешүебезгә 23 ел, таныш булуыбызга – 33. Тормыш иптәшем – Людмила Семенова. Әнием дә Людмила исемле, шуңа минем фамилиямне алырга кыстамадым да. Югыйсә Людмила Евдокимовларга номер сугарга кирәк булыр иде дип, шаярта идек (көлә).

Фото: © «Челнинские известия»/геройларның шәхси архивыннан

Без институтта, психология буенча семинарда таныштык. Ул җиңел атлетика манежында шөгыльләнә иде, ә мин «Строитель» стадионына бокска йөрдем. Минем дәресләрем иртәрәк бетә иде. Людмиланың чыккан вакытын көтеп алып, я стадион янында, я юлда, я трамвай тукталышында очраклы гына очрашкан кебек итә идем. Язмыш безне шулай очраштыра дип уйламаска мөмкин түгел иде.

Хатыным миннән берничә сантиметрга озынрак, шуңа күрә аның ягыннан һәм минем яктан да икеләнүләр булды. Очраша башлаган вакытта, озынрак булып күренү өчен, аяк киеме эченә берничә өстәмә олтырак да куйгалый идем. Берсендә без Аль Бано и Ромина Пауэр дуэты (итальяннар дуэты – авт.) кебек булырбыз дидек. Ул озын буйлы, чибәр, ә ул кечкенә, шулай да матур. Шулхәтле онытылып киткәнмен, беренче эшләгән акчама аңа 15 сантиметрлы үкчәле туфли бүләк иттем.

Институттан соң арендага алынган фатирда 10 ел яшәдек. Бала алып кайтырга уйлагач, язылыштык. Бөтен балаларыбыз да көтеп алынган иде. Кызыбыз Эвелинага 23 яшь, Казан культура институтының театр бүлеген тәмамлады. Платонга 14 яшь, математика, театр һәм бокс белән кызыксына. Ромага – 9, футбол ярата һәм яшелчәләр үстерә.

Гаиләбезнең төп традициясе – мөмкин булган кадәр вакытны бергә үткәрү. Бу – гаилә бәйрәмнәре, туган көннәр, Яңа ел, бергә кунакка барулар, бергә яр буенда йөрү, волейбол уйнау, иртәнге йөгерүләр.

8 июль кебек бәйрәм булу яхшы. Гаилә кыйммәтләре турында искә төшерү, нык гаиләләрне популярлаштыру символы кебек ул. Шулай да гаилә бәйрәмдә генә түгел, ә көн саен төзелә.

Гаилә сәясәте беренче чиратта балаларга яхшы белем бирүне күз уңында тотарга тиеш. Моның өчен укытучы авторитетын кайтарырга кирәк. Укытучы һөнәре хөрмәтле һәм престижлы булырга тиеш. Укытучы – үрнәк ала торган шәхес. Шул ук вакытта ул кечкенә балаларга да шәхес итеп карап, белем биреп кенә калмыйча, ә үз үрнәге белән балаларны тәрбияләргә дә тиеш.

Икенчесе – балаларның төрле спорт секцияләренә йөрү мөмкинлеге булырга тиеш. Алар чемпионнар үстерүгә түгел, ә балаларны тәрбияләүгә, сәламәт яшәү образын популярлаштыруга йөз тоткан булсын иде. Монда да тренер үрнәк булып торуы бик яхшы булачак, – ди ул.





Губернаторы России
Москва

Собянин: Более трех миллионов человек посетили фестиваль «Москва на волне. Рыбная неделя»





Москва

Преступления мигрантов с рынков азербайджанского олигарха Года Нисанова продолжают шокировать Москву


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин посетил фестиваль "Москва – на волне. Рыбная неделя"



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

МакSим

МакSим навестила врачей, которые спасли ее от алкогольной зависимости




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

День защиты детей празднуют в мире 1 июня

Дептранс Москвы раскрыл детали инцидента на станции метро "Спортивная"

Певица Пелагея разделила имущество с бывшим мужем


Надежда Петрова

Теннисистка Петрова: Хачанов совершил недопустимую ошибку на "Ролан Гаррос"



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» легально изготавливает армии и спецслужбы. 6 серия. СЕРЬЁЗНЫЙ НОВОСТНОЙ СЕРИАЛ.



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России