Добавить новость
103news.com
Все новости
Сентябрь
2023

Айдар Тимербаев хатынына мәхәббәте турында: «Берничә көнгә аерылып торырга кирәктер»

0

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалындагы «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруына автор-башкаручы, берсеннән-берсе матур хитлар авторы, тәмле ипиләр пешерүче Айдар Тимербаев кунак итеп чакырылган.

Тапшыруны алып баручы Зәмирә Рәҗәпова Айдар Тимербаевтан хатыны Гөлнара белән танышу турында сөйләвен сорады.

«Мәдәни үзәктә дебют концерты уздырдык. Гөлнара чәчәк алып менде. Мин шунда беренче күрүдә гашыйк булдым. «Ничек булса да минеке булырга тиеш», – дидем үз-үземә. Шул ук көнне аны озата бардым. Ул таныш егетнең дус кызы белән килгән. Беренче көнне үк, «мин сиңа өйләнәм барыбер» дидем. Өч ел очрашып йөрдек. Янына көнгә ике тапкыр барсам, ике тапкыр чәчәк белән бара идем. Ел буена чәчәксез барган көннәр бер айга да тулмыйдыр. Белмим инде, менә шулай эшлисе килә иде.

Әти белән бик еш урманга менә идек, себеркегә, көрәк сапларына. Менгән саен әти әнигә чәчәк җыя иде, һәрвакытта да. «Улым, хатын-кызга һәрвакыт чәчәк бүләк итәргә кирәк», – дип әйтә иде әти.

Гөлнарага чәчәкләрне хәзер дә бүләк итәм, әмма көн саен түгел, бәйрәм саен. Матур гына очрашып йөрдек. Мин укуны тәмамлагач, өйләнештек. Ике улыбыз бар», – дип сөйләде матур мәхәббәт тарихы турында Айдар Тимербаев.

«Күрдем дә, үлдем», – дидең. Гөлнара ханымга булган шул хисләр еллар үткән саен үзгәрәме?» – дип сорады аннан алып баручы.

«Гел бергә яшәгәч, алай элекке кебек түгел инде. «Ох, тизрәк күрәсе иде» дигән вакыттагы кебек түгел. Дөресен әйтеп сөйләшергә кирәк. Әмма миңа эш буенча авылга кайтып китәргә туры килә, кайвакытта 3-4 көнгә, берәр атна да торып килергә туры килгәли. Яшь вакыттагы кебек менә шул вакытта хисләр яңара. Ул бөтен кешедә шулайдыр. Аның өчен берничә көнгә аерылып торырга кирәктер. Аннары яши-яши мәхәббәт икенче төрле хискә әверелә – хөрмәт, туганлык, тирәнрәк хисләр...», – дип күңелендәгесен әйтте ул.

Айдар Тимербаев бу турыда ««Татарстан – Яңа гасыр» каналы видеосында 27.48 минутта сөйли башлый.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России