Рөстәм Миңнеханов Мөслимдә Бөтенроссия Сабан туена әзерлекне югары бәяләде
(Мөслим районы, 3 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслимдә XI Бөтенроссия авыл Сабан туе ачылышында бәйрәмгә әзерлекне югары бәяләде. «Мөслим районы республикабыз читендә булса да, бәйрәмне лаеклы әзерләде. Оештыручыларга, кунакларга зур рәхмәт! Бүген монда илнең 45 төбәгеннән 550 делегат килде. Барыгызны да чын күңелдән сәламлибез. Сабан туйларыбыз матур, уңышлы үтәр дип ышанабыз», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуйның милли гореф-гадәтләрне саклауда әһәмиятен билгеләп узды. Читать дальше...