Казан мөселман кинофестивалендә Һолливуд фильмнары урынына Һиндстан, Төркия, Иран һәм БДБ илләре фильмнары күрсәтеләчәк
Иртәгә, 7 сентябрьдә Казанда халыкара мөселман киносы фестивале ачыла. Фестивальнең башкарма мөдире Миләүшә Айтуганова Русиягә кертелгән чикләүләр сәбәпле "Һолливуд киносын югалттык" дип белдергән. Аларга алмашка Һиндстан, Төркия, Иран һәм БДБ илләре фильмнары тәкъдим ителәчәк.