Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
Все новости
Ноябрь
2023

Тимер юл хуҗалары Куркачида халыкны бөгә: кайчанга кадәр чыдарбыз?

0
Тимер юл хуҗалары Куркачида халыкны бөгә: кайчанга кадәр чыдарбыз?

Бездә халык инде болай да иелгән - көянтә кебек. Әмма бу гына җитешми бит кайберәүләргә - алар тагын да бөгәргә, тагын да сыгарга тырыша шул халыкны.

Бу җәһәттән, РЖД - Россия тимер юллары тагын да уздырып ташлаган. Алар болай да бөгелгән халыкны тагын да ныграк бөгәргә дигән нәтиҗәгә килгән.

Дөресен әйтергә кирәк - РЖД кеше аермый. Озак еллар аның нәчәлниге булган Якунин дигән әфәндене генә алыйк. Менә аның турында яздылар бит инде - тимер юллар халыкка хезмәт итсен өчен армый-талмый хезмәт иткән бу кеше шулкадәр тырышып эшләгән ки - гаять зур байлар гына эләгә торган Форбс журналы исемлегенә эләккән. Кесәсенә шулкадәр күп акча тутыргач, билгеле, ул да иелеп йөрергә мәҗбүрдер! Рәсми рәвештә генә дә кесәсенә көн саен 1 миллион 300 мең сум акча салып бара дип яздылар бит! Һәр минут саен – 900 сум! Сез менә бу юлларны укыйсыз гына – ә ул шалт кесәсенә бер кызыл биш меңлекне!

Шунысы гына гаҗәп - тимер юлы халыкныкы, ә акчасы - шул Якуниннарныкы. Ә тимер юлда эшләгән гади рабучийга юк бит ул акча! Андые аның шул рельс күтәреп бөкрәеп йөрсә генә.

Ярый, хуш, Якунин тагын да зуррак җиргә китте, аның урынына килгәннәре дә халыкны ничек тә бөкрәйтик икән дип кенә яши.

Менә Казан янында, Биектау районында Коркачык станциясе бар. Анда шундыйрак хәлләр. 4 рельс юлы бар. Платформаның 1 ягында 2 рельс (Казанга бара торган юнәлештә) һәм икенче якта икәү - Казаннан кайта торган юнәлеш. Электричкадан халык төшә платформага һәм тимер юлы аша чыга Коркачык ягына. Шул 2 рельсның берсенә еш кына кичләрен туктый товар поезды. Һәм халык икенче якка чыга алмый! Ул бик озын. Шуңа күрә кеше иелеп вагон астыннан чыгарга мәҗбүр.

Кичә шулай берзаман бу товар поезды кузгала башлады. И аздан гына кеше аста калмады - чак кына чыгып өлгерде.

Менә күптән түгел генә социаль челтәрләрдә бер укучыбыз Коркачыкта видео төшереп алган.

Әле астан гел мае агып тора товар поездының... Өйрәләре сыек өйләре биек булса да боларның.

«Тиешле урыннан чыксыннар», дияр кемдер. Әмма юк бит анда тиешле урын! Өстән дә юк күпер, астан да. Теләсәң нишлә! Теләсәң, товар поезды киткәнен көтеп утыр. Ә ул сәгатьләр буе туктап тора ала... Аның кайчан кузгаласын беркем белми.

Кечкенә генә булса да сигнал булса да аңлар иде халык! Ул да юк.

Моны хәл итәргә дип инде жалулар язганнар... Әмма бер светофор шикелле ут сигналы да куелмаган. «Әйтеп толк бармыни?» дип кул гына селтиләр хәзер анда.

Якунинга әйтүдән файда булмас инде - тавык симергән саен арты бөрешә дигәндәй, бай кеше акча сорар ул бу проблеманы хәл итәр өчен. Шуңа инде кечерәк түрәләргә әйтеп карыйм. РЖДның генеральдиректоры Белозеров Олег белмидер бу хәлләрне? Белсә, халыкны турайту юлларын табар иде... Горький тимер юлы начальнигы Александр Процкийны шул вагон астыннан уздырасы иде - муен тамырына кайнар май тамса, аңлар иде халык хәлен... Казан бүлеге җитәкчесе Александр Черемновка әйтеп тә тормыйк инде. Ул бит инде белә бу хәлләрне - жалулар бит аңа язылган. Ул аларны махсус хәл итмәгән. Йөрсен әле халык иелеп-бөгелеп, көянтә хәлендә дигән. Әмма бит көянтәне мәңге бөгеп булмый - шартлап сынуы бар…

Александр Черемнов күрергә теләми шул Куркачи халкының аһ-зарын

Хәер, аларга барыбер. Халык байлыгын үзенеке кебек итеп тотып, халыкның кечкенә генә гозерен дә үтәмәгән кешеләрдән ни көтәргә? Муеныңа май тамызып, иелеп вагон астыннан йөрүеңне дәвам итәргә генә кала. Әмма берәр фаҗига чыга калса... Алла сакласын. Менә шуннан соң инде чарасы да табыла, акчасы да. Шунысы гаҗәп - менә шул фаҗига чыкканчы хәл итеп булмыймы соң проблеманы, тимер юл начальниклары?

Ябай Гадиев





Губернаторы России
Москва

Собянин: В Москве открылись новые выездные площадки для регистрации брака





Москва

Лукашенко лоббирует интересы Алиева по изоляции Армении


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин назвал крупнейшие инвестпроекты, реализованные в Москве в прошлом году



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Юрий Лоза

Лоза заявил, что Галкин* и Пугачева за границей «считают каждую копейку»




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В столице Туркменистана - Ашхабаде открыли памятник легендарному армянскому поэту и композитору Саят-Нове

Азербайджанцев оправдали за убийство спортсмена Евгения Кушнира в Самарской области. Делом заинтересовался глава Следкома РФ А. Бастрыкин

Прощание «Спартака» с Джикией, «Зенит» в гонке за чемпионство. Итоги игрового дня РПЛ


WTA

Шнайдер вышла в финал турнира WTA-125 в Париже, обыграв Грачёву



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Азербайджанцев оправдали за убийство спортсмена Евгения Кушнира в Самарской области. Делом заинтересовался глава Следкома РФ А. Бастрыкин



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России