Казанда II Республикакүләм студентлар конференциясе узачак
23 май көнне Россия ислам институтында «Хәзерге Россия мөселман яшьләренең бердәмлекне саклауда һәм патриотизмны ныгытуда роле» дип исемләнгән II Республикакүләм студентлар фәнни-гамәли конференциясе узачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу фәнни чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды белән берлектә оештыра.
Конференциядә Татарстан Республикасы югары уку йортлары, көллиятләр һәм мәдрәсә студентлары катнашачак. Фәнни чарадан соң иң яхшы мәкаләләр җыентыгы басылып чыгачак, диелә хәбәрдә.