Ураза гаете көнендә Буада пылау белән сыйладылар, су һәм хөрмә тараттылар
Буа районы Үзәк урамнарының берсендә якынча 500 кешене пылау белән сыйладылар, су һәм хөрмә тараттылар. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Буа районы Үзәк урамнарының берсендә якынча 500 кешене пылау белән сыйладылар, су һәм хөрмә тараттылар. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин үз эш-шөгылен булдырган балалар белән очрашты. «Алга» яшүсмерләр клубында үзмәшгуль булган мәктәп укучылары үз эшләре белән таныштырды. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ландыш Гайнуллина хәбәр итә.
Читать дальше...
Ураза гаете хөрмәтенә Балтачның Яңгул авылында балалар өчен бик күңелле бәйрәм оештырдылар. Башта авыл мәчетендә дини нәсыйхәт булды. Аннан соң, Яңгул мәдәният йортында бәйрәм тантанасы узды. Балалар өчен төрле мастер-класслар, милли күргәзмә, күңелле уеннар үткәрелде. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
10 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда алты тәбәнәк күперне һәм автомобиль юлларының өч участогын су баскан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин ил мөселманнарын изге Рамазан аеның тәмамлануы һәм Ураза бәйрәме белән тәбрик итте. Котлауның видеосы РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасарының телеграм-каналында урнаштырылган.
Читать дальше...
Язгы ташу вакытында зыян күргән Оренбург халкына оператив рәвештә ярдәм күрсәтергә кирәк. Кичә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров төбәктә язгы ташу нәтиҗәләрен бетерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә шулай дип белдерде.
Читать дальше...
Ураза гаете уңаеннан Казанның Иске татар бистәсендә «Ураза-бәйрәме. Иске татар бистәсе» фестивале узды.
Читать дальше...
Казандагы күп мәчетләрнең архитекторы Искәндәр Насыйров вафат. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Язгы ташудан зыян күргән Орскида су һәм электр энергиясе бар, проблемалар хәл ителә. РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин журналистларга шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Читать дальше...
Россиядә катгый акча-кредит сәясәте беренче нәтиҗәләрен бирде һәм инфляциянең югары ноктасы артта калды. Үзәк банкның 2023 ел өчен еллык хисабын карауга багышланган Дәүләт Думасы пленар утырышында ясаган чыгышында Россия Банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина шулай дип белдерде.
Читать дальше...
Казанның Идел буе районында зур янгын чыккан.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, янгын турында хәбәр аларга бүген 13.18 сәгатьтә килгән. Яшь Көч урамында мебель цехында янгын чыккан.
Урында ут белән көрәшүчеләр эшли, янгынны сүндерәләр. Якынча мәгълүматлар буенча, беркем дә зыян күрмәгән.
Язгы ташудан зыян күргән Оренбург өлкәсе халкына Әлмәттән 12 тонна гуманитар ярдәм озаттылар. Берничә көн дәвамында шәһәр халкы беренче чираттагы кирәкле әйберләр (өс һәм аяк киемнәре, урын-җир әйберләре, юрган һәм мендәрләр, азык-төлек) китерде.
Читать дальше...
11 апрельдә Мәҗитов музеенда «Тормыш поэзиясе һәм прозасы. 1980-90 елларда Татарстан» дигән күргәзмә ачыла. Аның авторлары – Татарстан фотографиясенең ике корифее Рамил Гали һәм Евгений Канаев, диелә ТР Фотографлар берлеге телеграм-каналында.
Читать дальше...
Бүген Түбән Кама телебашнясында Ураза бәйрәме уңаеннан иллюминация кабыначак. Түбән Кама районы матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, 196 метр биеклегендәге телевышкада «Ураза гаете мөбарәк булсын!» дигән язу барлыкка киләчәк.
Читать дальше...
Россия Хөкүмәте ана капиталы акчасын баланы түләүле дәвалауга һәм даруларга юнәлдерү турындагы закон проектын хупламады, дип белдерде РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары - статс-секретарь Олег Салагай. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.
Читать дальше...
Белоруссия Президенты Александр Лукашенко Россиягә килә. 11-12 апрельдә ул Россия Президенты Владимир Путин белән очраша, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
Читать дальше...
«Яңа кешеләр» партиясеннән Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков чит илгә чыгу тыелган бурычлы кешеләргә штрафларын турыдан туры аэропортта түләргә рөхсәт итү тәкъдиме белән сорау юллады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Читать дальше...Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан «Гадел» мәчетенә якынча 800 мөселман килгән иде.
Татарстанда студентларның күбесе үз дипломын стартап форматында әзерләргә тиеш. Бу импортны тиз арада алыштыру һәм технологик суверенитетка ирешү бурычларына туры килә. Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов ТАСС агентлыгында Казанда XVIII Россия венчур форумын үткәрүгә багышланган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
Читать дальше...
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Менделеевск районы мөхтәсибәте «Рамазанның соңгы көннәре тәме» бәйгесендә катнашкан 5-15 яшьлек балаларга бүләкләр тапшырды. Бүләкләр арасында велосипед, планшет һәм телефон бар иде, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның Менделеевск районы матбугат хезмәтендә.
Читать дальше...
Россиядә халык саны 100 меңнән азрак булган торак пунктларда урнашкан мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләренә, шулай ук көллият һәм техникумнардагы төркем кураторларына айлык түләүләр күләме арттырылды. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалады.
Читать дальше...
Ураза бәйрәме – исламда иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Ул кешеләрнең йөрәген якыныңа карата мәхәббәт, шәфкатьлелек, кайгыртучанлык һәм изге эшләр кылырга омтылыш белән тутыра торган камиллек чыганагы. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин РФ мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчеләренә юллаган котлавында шулай дип белдерде.
Читать дальше...
«Россия Федерациясе Герое» дигән югары дәрәҗәгә лаек булган подполковник Раил Габдрахманов, майор Борис Дудко, шулай ук махсус операция зонасында катнашучы хәрбиләр Марат Сафин һәм Марсель Хафизовны Мәскәүнең Татар Мәдәни үзәгендә оештырылган ифтарга чакырдылар. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Казаннан Оренбург өлкәсенә шешәләргә тутырылган су китерәчәкләр, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Читать дальше...
Камил хәзрәт Сәмигуллинның Галиев мәчетендә укылган 2024 елгы Ураза гаете вәгазе рибачылыкның Исламда ни өчен тыелуы, аның җәмгыятькә китергән зыяны һәм Татарстанда булган хәләл финанс продуктлар темасына багышланган иде. Ул Татарстанда хәләл финанс продуктлар Диния нәзарәте тарафыннан тикшерелеп торуын һәм барлык шәригать нормаларына туры китерелеп эшләнүен дә искә алды.
Читать дальше...Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
103news.com — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.
Музыкальные новости