Ульяновск өлкәсендә балалар Коръән уку дәресләре буенча имтихан бирде
31 мартта Ульяновск өлкәсе Чынлы районы Олы Нагаткин авылының «Рамазан» мечетендә Коръәнне өйрәнү дәресләренә нәтиҗә ясалды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Курслар 10 ай дәвам итте. 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар тәҗвид кагыйдәләре нигезендә Коръән укырга, шулай ук аерым сүрәләрне яттан өйрәнде. Бу дәресне «Рамазан» мәчете имамы Габделкәрим хәзрәт Руан укытты. Ул Алжирда туып-үскән, 15 елдан артык Олы Нагаткин авылында яши.
Курслар нәтиҗәләре буенча эчке имтихан үткәрелде, аны барлык укучылар да уңышлы тапшырды. Ә ифтар вакытында дәресне тәмамлау балаларга грамоталар, истәлекле һәм шул ук вакытта файдалы бүләкләр - китап, исемле чынаяклар һәм «акыллы уеннар» бүләк итү белән билгеләп үтелде.
«Рамазан» мәчетендә өлкәннәр - ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәҗвид, шулай ук төрле яшьтәге төркемнәр өчен татар теле дәресләре дәвам итә.