Миңнеханов Казанда БРИКС Уеннарына әзерлек буенча оештыру комитеты утырышын уздырды
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда БРИКС илләре Уеннарына әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды. Татарстан башкаласы аларны 10-26 июньдә кабул итәчәк. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның бу халыкара вакыйганы уңышлы уздыру өчен барлык кирәкле ресурслары бар.
«Бүген аны башкару буенча актив эш алып барыла. Республикада БРИКС Уеннарына әзерлек һәм аны уздыру буенча оператив штаб составлары, шулай ук Уеннарны үткәрүгә әзерлек һәм уздыру юнәлешләре буенча эш төркемнәре булдырылды һәм расланды. Барлык министрлыклар һәм ведомстволар эшкә мөмкин кадәр күбрәк җәлеп ителгән һәм чараны иң югары дәрәҗәдә уздыруга юнәлдерелгән. Без үзебезгә күрсәтелгән ышанычны югары бәялибез», - диде Татарстан җитәкчесе.
Шулай ук республика оештыру комитеты утырышында Россия спорт министры Олег Матыцин катнашты. Ул Казанның мөмкинлекләрен югары бәяләде
Ярышлар ачык форматта узачак. Аларда катнашу өчен Татарстанга 75 илдән якынча 5 мең спортчы килер дип көтелә.