Занзибар президенты мөфти Равил Гайнетдинне «Ел кешесе» премиясе белән бүләкләде
Занзибар президенты Хөсәен Али Мвиньи Россия мөселманнары рухи лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдингә Коръәнгә хезмәт итүе өчен «Ел кешесе» премиясен тапшырган. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр итәләр.
Бүләкне Президент кулыннан Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары, РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең халыкара департаменты җитәкчесе Илдар Галиев кабул иткән.
Мөфти Гайнетдин фатихасы белән башкарган визиты барышында Илдар Галиев Занзибар Президентының әтисен искә алу кичәсендә катнашкан һәм Хөсәен Али Мвиньига Россия мөселманнары башлыгыннан сәламләү сүзләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырган.
Моннан тыш, РФ мөселманнары Диния нәзарәте Халыкара департаменты җитәкчесе бу көннәрдә Танзания Республикасында уза торган Халыкара Коръән укучылар конкурсы кырында ил мөфтие Шәех Әбү Бәкер Ибн Зөбәер Али белән очрашкан. Ул аңа Россия мөселманнары исеменнән дин тотучыларга хәйрия ярдәме күрсәтү турында хат тапшырган, диелә хәбәрдә.