Үзбәкстанның Бохара өлкәсе татарлары көлке көненә багышланган концерт оештырган
Үзбәкстанда 31 мартта Бохара өлкәсе Татар-Башкорт милли-мәдәни үзәге көлке көненә багышланган концерт оештырган. Кичә 5 номерлы урта музыка һәм сәнгать мәктәбендә булган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
«Концерт югары дәрәҗәдә узды, тамашачылар һәм кунаклар уңай тәэсир алып, концертны оештыручыларга бик рәхмәтле булып кайтып китте. Музыка җитәкчебез һәм алып баручы Руслан Галимовка зур рәхмәтебезне белдерәбез», - диелә хәбәрдә.