Спам-шалтыратулар өчен җәза бирү турындагы законны хупладылар
Федерация Советында спам шалтыратулар өчен җаваплылык билгели торган һәм «Россия законнарына туры килми торган» кредитлар рекламасы өчен җәзаны кырысландыра торган законны хупладылар.
Әйтик, электр элемтәсе челтәрләре (спам-шалтыратулар) буенча таратыла торган рекламага карата гамәлдәге таләпләр бозылса, хокук бозучыны штраф көтә: гражданнар өчен – 10-20 мең сум, вазифаи затлар өчен - 20-100 мең сум, яки юридик затлар өчен – 300 мең-1 млн сум, дип хәбәр итә РИА Новости.
Шулай ук, закон кредит һәм займ рекламалары нормаларын бозган өчен кредит һәм микрофинанс оешмаларына җаваплылыкны да кырысландыра. Әгәр кредит бирүчеләр үз продуктларына реклама ясаганда кулланучы займының тулы бәясе күрсәтмәсә, аларга штраф салына. Бу очракта гражданнарга 40 –100 мең, юридик затларга 600 мең – 1 млн сум җүләргә туры киләчәк.
Искәртеп үтик, «Реклама турында» гамәлдәге закон буенча кредитның тулы бәясен «процент ставкалары турында мәгълүмат биргәнче» әйтергә һәм размеры кечерәйтелмәгән шрифт белән язып тулы мәгълүмат бирергә тиешләр. Ахыргы таләп кредиторлар өчен үзгәрешсез кала.