2024 елда Татарстанда авылларны үстерүгә 3 миллиард сум сарыф ителәчәк
2024 елда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы республика авылларын комплекслы үстерү буенча берничә проект гамәлгә ашырачак. Эшләр «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында башкарыла.
ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, финанслауның гомуми күләме 3,09 миллиард сум тәшкил итә, шуның 2,37 миллиарды – федераль бюджеттан бүленгән субсидия хисабына, 556,1 миллионы – Татарстан бюджетыннан һәм 163,6 миллионы бюджеттан тыш чыганаклар хисабына.
Акча 19 торак-коммуналь хуҗалык объектын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлауга, территорияләрне тәртипкә китерүгә, мәгариф, мәдәният, физкультура, сәламәтлек саклау өлкәләренә, шулай ук инженерлык инфраструктурасы объектларын яңарту буенча 4 проектны гамәлгә ашыруга һәм мәйданчыкларны төзекләндерүгә сарыф ителәчәк.