Татарстан халкына кайсы елгаларда боз кузгалуын әйттеләр
Татарстан елгаларында язгы ташу көчәюен дәвам итә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, күп кенә елгаларда, әйтик, Мәллә һәм Кичүдә боз кузгалган инде. Бу хакта «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы сайтында хәбәр ителә.
3 апрельдә Зөядә суның биеклеге – 110-116, Кама аръягы елгаларында – 4-61, Минзәлә елгасында – 150, Кама алды елгаларында 4-38 сантиметрга күтәрелде.
Хәзер Татарстан елгаларында суның биеклеге түбәндәгечә:
- суның тугайга ташып чыгу биеклегеннән югары: Гөбенә елгасында – 103, Минзәлә елгасында – 71 сантиметрга;
- суның тугайга ташып чыгу биеклегеннән түбән: Мәллә елгасында – 1, калган елгаларда 121-897 сантиметрга;
- уртача күпьеллык максималь күрсәткечтән югары: Минзәлә елгасында – 7, Мәллә елгасында – 80 сантиметрга;
- уртача күпьеллык максималь күрсәткечтән түбән: Гөбенә елгасында – 11, Үләмә елгасында – 63, Дала Зәе елгасында – 75, барлык башка елгаларда – 123-680 сантиметрга;
- Мәллә елгасында – 23, Гөбенә елгасында – 50, башка елгаларда куркыныч күрсәткечтән 181-875 сантиметрга түбән.