Түбән Камада контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу буенча мобиль пункт эшләде
Түбән Каманың иң зур сәүдә үзәге янында килешү буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты эшләде. Бу чатырда 8 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр теләгән һәркем түләүләр һәм хезмәт шартлары турында актуаль мәгълүмат ала алды.
«Хәзерге вакытта бездә буклетлар, альбомнар бар. Гражданин шушында ук килешү буенча хәрби хезмәткә китү өчен гариза яза ала. Гаризаны килеп язарга да, Казанда сайлап алу пунктында да, военкоматта, Дәүләт хезмәтләре порталы яки Саклану министрлыгы сайтында да язарга була», – дип сөйләде килешү буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы Рафис Сафиуллин.
Фото: © Надежда Баһаветдинова тарафыннан тәкъдим ителде.
Пунктта инструкторлар төркеме эшли. Алар мәгълүмат бирү, аңлату эше алып бара. Хезмәткә китәргә теләгән кешенең һәр соравына җавап бар – медосмотр, хезмәт итү урыны, акча түләү турында да җентекләп сөйли.
Хәзер килешү төзүдән башлап, хезмәт итү урынына киткәнче, ике көннән дә артык вакыт узмый.
«Алгоритм гади – гариза язасыз, соңыннан билгеләнгән вакытта медкомиссия узасы һәм аннан инде хәрби частькә китәсе», – дип аңлатты Рафис Сафиуллин.
Инде иртәгә бу чатыр күрше Чаллы шәһәренә китәчәк.