Дәүләт хезмәтләре порталында махсус операция ветераннарына ярдәм бүлеге барлыкка килде
Дәүләт хезмәтләре порталында махсус операция ветераннарына һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм чараларына багышланган махсус бүлек эшли башлады. Монда федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге ярдәм чаралары турында тулы мәгълүмат, шулай ук иң популяр сорауларга җаваплар бар.
Шулай ук махсус операциядә катнашучы гамәлдәге хәрбиләр өчен ярдәм чаралары турында да бүлек бар. Бүлекне Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы белән бергә «Ватан сакчылары» фонды эшләгән.
Моннан тыш, Дәүләт хезмәтләре порталында Макс исемле робот «Ватан сакчылары» фонды эшенең барлык юнәлешләре турында да сөйли, ветераннар һәм аларның туганнарыннан килгән типик сорауларга шул мизгелдә ук җавап бирә ала.
«Геройларыбыз үзләрен кызыксындырган барлык ышанычлы мәгълүматны оператив рәвештә ала алсын өчен, шулай ук үзләренә уңайлы режимда ярдәм сорап безгә мөрәҗәгать итсен өчен күп нәрсә эшлибез. Без керткән заманча цифрлы система катлаулы ситуацияләргә оператив рәвештә җавап бирә алырлык ярдәм чараларының сыйфаты турында фикерләр җыярга мөмкинлек бирәчәк», – диде «Ватан сакчылары» фонды рәисе Анна Цивилева. Ул РФ цифрлар министрлыгына фонд эшчәнлеген цифрлаштыру буенча проектны гамәлгә ашыруда уртак эш өчен рәхмәт белдерде.
«Безнең бурыч – махсус операция ветераннары һәм аларның туганнары өчен уңайлы цифрлы система булдыру. Фонд белән берлектә без булган барлык ярдәм чаралары каталогын төзедек һәм аны Дәүләт хезмәтләре порталына урнаштырдык. Төбәк һәм гариза бирүченең категориясенә бәйле рәвештә, кулланучы үзенә туры килә торган ярдәм турында максималь рәвештә персональләштерелгән мәгълүмат ала», – диде РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев.
Аның сүзләренчә, хәзер махсус операция ветераннары һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзалары өчен ярдәм алу процессын оптимальләштерү бара. «Аларга ярдәм чараларын цифрлы форматта алу гади һәм уңайлы булырга тиеш», – диде Шадаев.
Фондта хәбәр итүләренчә, 2024 елның 1 маеннан «Ватан сакчылары»ның Дәүләт хезмәтләре технология платформасында ясалган яңа сайты да эшли башлаячак. Анда яңалыклар бүлеге һәм фонд чаралары анонслары, социаль һәм медицина ярдәме күрсәтү, юридик ярдәм, иҗтимагый һәм хәйрия проектлары, электрон кабул итү булачак.
«Ватан сакчылары» фонды 2023 елның 1 июненнән бирле эшли, аның төп бурычы – махсус операция ветераннары һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү. Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 10 ай эчендә» Ватан сакчылары» фонды 910 мең мөрәҗәгать алган, шуларның 780 меңе инде хәл ителгән.